Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бүген көн белән төн тигезләшә

Бүген 21 март – ягъни көн белән төн тигезләшкән вакытта Нәүрүз бәйрәме уздырыла торган көн.

Нәүрүз «яңа көн» туу дигәнне аңлата. Ул – төркичә яңа ел.

Татарларда һәм төрки халыкларда Нәүрүз исеме астында билгеле булган Яңа ел бәйрәмен билгеләп үтү гореф-гадәте бар. Безнең бабаларыбыз яңа елны күп еллар дәвамында – яз көннәрендә, көн һәм төн тигезләшкән вакытта үткәргәннәр һәм ул 21 мартка туры килгән.
Ул көнне үткәрелгән бәйрәм бәйгеләрендә татар кызлары бөтен яклап үзләренең осталыгын күрсәткәннәр. Алар татар халык җырларын башкаруда, милли бию осталыгында, милли ашлар әзерләүдә ярышканнар. Егетләр арасында аркан тартышу, уктан ату һәм башка ярышлар үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев