Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Бүгеннән күпфункцияле үзәкләрдә ИНН таныклыгын алырга яки алмаштырырга мөмкин

Татарстанның күпфункцияләре үзәкләре (КФҮ) бүгенге көннән тагын бер яңа хезмәт күрсәтә.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова).

2019 елның бүгенге көненнән Татарстанның күпфункцияләре үзәкләрендә (КФҮ) салым түләүченең шәхси номеры таныклыгын (ИНН) алырга яки бозыклыктан соң кире кайтарырга мөмкин. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның күпфункцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“2019 елның бүгенге көненнән күпфункцияле үзәкләр тагын бер яңа хезмәт күрсәтә башлады. Хәзер физик затлар күпфункцияле үзәкләрдә салым түләүченең шәхси номеры таныклыгын (ИНН) алырга, югалту яки бозыклыктан соң кире кайтарырга, фамилия үзгәргәннән соң алмаштырырга мөмкин. ИНН таныклыгын күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәч, җиде эш көненнән соң алырга мөмкин”, - диде Ленара Мозаффарова.

Физик затны исәпкә кую турындагы гаризаларны кабул итү эшләрен Татарстан Республикасының теләсә кайсы күпфункцияле үзәге башкара. Салым түләүче моның өчен үзе белән паспорт алып килергә тиеш. Гаризаны шулай ук салым түләүченең нотариуста таныкланган ышанычнамә нигезендә эш итүче вәкаләтле вәкиле дә алып килергә мөмкин.

“Таныклыкны икенче кат алган очракта 300 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/12/180654/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев