Турнирда барлыгы 12 бала катнашты
Бүген 7 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында 6-7 яшьлекләр арасында шашка турниры узды.
Турнирда барлыгы 12 бала катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урында - Гурьев Адель, 2 урында - Мәҗитов Тимур, 3 урында - Хәсәнова Ясминә. Турнир җиңүчесе киләсе этапта катнашачак, ул 9 апрельдә "Талантлар салават күпере" балалар иҗаты йортында узачак.
Катнашучылар: Бәшәров Сәлим, Тукманова Алинә, Рябкова Арина, Корепанова Кира, Абдрашитова Валерия, Ваккасова София, Шибалов Макар, Еремин Максим Галләмов Нияз. Алар истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев