Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Боз урыныннан кузгалганмы?

Моннан бер ел элек Иж-Бубый мәдрәсәсенә нигез салынуга 230 ел тулуга багышланган конференциядә Иж-Бубый авылын, аның тарихи ядкарьләрен "Авыл-музей комплексы" дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куелган иде. Бер ел эчендә боз урыныннан кузгалганмы? Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров узган атнада әлеге авылда тарихи объектлар белән танышып йөргәндә, башта шул сорау бөтерелде....

Моннан бер ел элек Иж-Бубый мәдрәсәсенә нигез салынуга 230 ел тулуга багышланган конференциядә Иж-Бубый авылын, аның тарихи ядкарьләрен "Авыл-музей комплексы" дәрәҗәсенә күтәрү бурычы куелган иде. Бер ел эчендә боз урыныннан кузгалганмы? Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров узган атнада әлеге авылда тарихи объектлар белән танышып йөргәндә, башта шул сорау бөтерелде.
"Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасын гамәлгә куючы шушы авыл егете Искәндәр Җиһангәрәев әлеге очрашуга Казаннан махсус кайткан иде. Тарихи объектлар белән танышу бертуган Бубыйлар гомер кичергән бинадан (аның беренче катында авылның почта элемтәсе бүлекчәсе урнашкан) башланды. "Иң беренче чиратта, шушы бинаның икенче катындагы музейны сафка бастырасы иде. Безнең хыялыбыз - бүгенге көндә мәктәптә урнашкан авыл тарихы музееның Бубилар чорына караган өлешен, шуның белән бәйле экспонатларны бирегә күчерү. Тагын бер уебыз - музей бүлмәләрендә гарәп графикасына, төрле уен коралларында уйнарга өйрәтү һәм башка түгәрәкләр оештыру. Әлеге планнарны тормышка ашыру өчен китәчәк чыгымнарның бер өлешен капларга әзер мин", - диде Искәндәр Рөстәм улы. Ә Валерий Владимирович төзекләндерү барышында объектның тарихи чалымнарын саклау мөһимлегенә басым ясады. "Бүлмәдәге хәтта ишек, тәрәзә кебек кичекмәстән алыштыруны таләп итүче әйберләр дә үз стилендә калырга тиеш. Шуның өчен тарих бит ул, аны яңартканда вак-төяк нечкәлекләрне дә күз уңында тоту мөһим", - диде җитәкче.
Алдагы тарихи объект 1895 елда сафка баскан авыл мәчете булды. Биредә моңа кадәр өлешчә төзекләндерү эшләре башкарылган иде инде. "Эчке өлешен ремонтлау өчен генә дә бик зур суммада акча кирәк булачак. Мәчетне төзекләндерүне киләсе елдан соңга калмыйча дәвам итәргә кирәк", - диде Валерий Макаров. Аның җитәкчелегендәге делегация, тагын берничә тарихи объектта, мәктәптә, балалар бакчасында, ФАПта, клубта, "Ижстройсервис" объектында булып, алардагы проблемалар белән якыннан танышты.
Ә мин үземне борчыган сорау белән "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Раиф Гәрәевка мөрәҗәгать иттем. "Конференция алдыннан музей булачак бинаның түбәсе алыштырылды, фасады ремонтланды. Хәзер музей "Әгерҗенең тарихны өйрәнү музее филиалы" статусын алды, штатлар бирелде. Музейның Интернет челтәрендә үз сайты булдырылды (www.medresebubi.ru), анда даими рәвештә Бубилар белән бәйле яңалыклар яктыртылып барыла. Шунда ук матди ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен реквизитлар да бар. "РИТЭК" җәмгыяте тарафыннан оештырылган бәйгедә катнашып, 300 мең сум грант оттык. Акчалар тарихи объектларга элмә такталар урнаштыруга, оргтехникага, реставрация эшләренә тотылды", - дип таныштырды ул. Беренче карашка, байтак кына эшләр башкарылган кебек. Тик эшләнәселәре янында бу бер тамчы гына. Якын арада әлеге тамчылар күбәеп, күлгә әйләнер дип өметләник. "Сездән - конкрет фикер, бездән - ярдәм", - диде бит Валерий Макаров та. Уртак тырышлык белән, бәлки, биналарны торгызу юлында да боз урыныннан кузгалыр.
Язма ахырында Көньяк Калифорния университеты професссоры, Бубилар тормышы белән даими кызыксынучы Гайшә Рорлихның сүзләрен искә төшерәсе килә. "Безнең Америкада Бубилар тарихын сезнекеләргә караганда яхшырак беләләр, күбрәк кызыксыналар", - дип ярымшаяртып ассызыклаган иде ул. Бу сүзләрдә хаклык бар бит. Татарстанда игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы инде ахырына якынлаша. Тарихи объектларны сафка бастыруны якын киләчәккә калдырсак та, Бубилар хезмәтен өйрәнү - кулыбыздан килердәй эш. Монысын Бубилар мирасы белән горурланган һәркем булдыра ала.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев