Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Сыра сату чикләнә

1 январьдан федераль законның алкогольле продукция әйләнешен һәм аны кулланудагы чикләүләрне тәртипкә салу турындагы яңа положение көченә керде. Хәзер кичке 10нан иртәнге 10га кадәр алкогольле продукция исемлегенә кертелгән сыра сату да тыела. Ларек, киоскларда исә сыраны бөтенләй сатарга ярамый. Яңа елга аяк басуга, Татарстанның полиция хезмәткәрләре яңа кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерү...

1 январьдан федераль законның алкогольле продукция әйләнешен һәм аны кулланудагы чикләүләрне тәртипкә салу турындагы яңа положение көченә керде. Хәзер кичке 10нан иртәнге 10га кадәр алкогольле продукция исемлегенә кертелгән сыра сату да тыела. Ларек, киоскларда исә сыраны бөтенләй сатарга ярамый.
Яңа елга аяк басуга, Татарстанның полиция хезмәткәрләре яңа кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерү максатыннан сәүдә нокталарына рейдларын ешайттылар. Шул рәвешле, январьның беренче ункөнлегендә генә дә республикада сыраны законсыз сатуның 400 очрагы ачыкланды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлегендә дә алкогольле продукцияне законсыз сатуның 8 очрагы теркәлде инде. "Шуның 7 очрагы сыраны төнлә балигъ булмаган яшүсмерләргә сату белән бәйле", - ди штаб начальнигы Анастасия Халикова. Закон бозучыларга штрафлар түләргә туры киләчәк. Штраф күләме гражданнарга - 1,5-2 мең, вазифаи затларга - 3-4 мең, юридик затларга - 30-40 мең сум. Ә менә төнлә балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сатуда 2 тапкырдан артык тотылган затлар җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Сыра сатуны да чикләүнең уңай яклары бик күп. Әйтик, Октябрьская урамындагы күпкатлы йортларда яшәүчеләрдән зар-моң хәзер азрак ишетелә. Моңа кадәр Җәүдәт Гөлданаевның тәүлек әйләнәсе эшләгән "Арба ат" кибетеннән спиртлы эчемлек кулланучылар төнлә дә өзелеп тормый иде. Хәзер алар көндез генә биредә еш чуала. Бу кибет кичке 10га кадәр генә эшли. Кибет янындагы йортларда яшәүчеләр моңа бик канәгать. "Элек "кызмача" яшьләр төннәрен йокларга бирмиләр, төннәр буе сыра эчеп, күңел ачалар иде. Төнлә сыра сатылмагач, ишегалларыбыз тынып калды", - ди Октябрьская урамының 1нче йортында яшәүче Флүрә апа Әхмәтшина.
Ә менә "Ризалит" кибете төннәрен дә ябылмый. Тик кибет хуҗасы Фәнил Шаһиев законнарны үтәүгә бик җитди карый. Бу тирәдә исерек кешене күрмәссең, кибет тирәсендә яшәүчеләрдән дә зарланулар ишетелми. Керем сизелерлек кимегән, әлбәттә. Халык төнлә кибеткә ипи, сөт, тәмәке алыр өчен генә керә. "Закондагы яңа кагыйдәләр бераз сагайта. Тик бу һич кенә дә керем кимүгә бәйле түгел. Алкоголизм белән көрәшергә кирәклеге бәхәссез. Тик бу янә "идән асты бизнесы" гөрләп чәчәк атуга китермәсме дә көмешкә куучыларга "яшел ут" ачмасмы?!" - ди Фәнил Шаһиев.
Чыннан да, таяк ике башлы булган кебек, мондый кагыйдәне кабул итүнең күп кенә уңай һәм тискәре яклары бар. Спиртлы эчемлекләрне сату тыелуга "итәк астыннан" сатучылар сөенсә дә, шатланырга кирәкми: Россиядә бик тиздән андыйларга карата җәза тагын да кырысланачак.
Хөрмәтле газета укучылар! Әгәр сезгә алкогольле эчемлекләрне, шул исәптән сыраны да, законсыз сату очраклары билгеле икән, кичекмәстән хакимиятнең террриториаль үсеш бүлегендәге 23870 "ышаныч" телефонына йә полиция бүлегенең 02, 22541 телефоннарына хәбәр итегез.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев