Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Эшмәкәрләр бурычка бата

Әгерҗе районындагы 400гә якын эшмәкәрнең Пенсия фонды идарәсенә 4 миллион 256 мең сум бурычы бар. Бу исемлек буенча саный китсәң, газета битендә урын җитмәс иде. Шулай да иң зур бурычлыларны әйтми кала алмыйм. Менә алар: Илнур Вәҗетдинов - 44379 сум, Кирилл Николаев - 44438, Зөфәр Лебедев - 40947, Халисә Хакова...

Әгерҗе районындагы 400гә якын эшмәкәрнең Пенсия фонды идарәсенә 4 миллион 256 мең сум бурычы бар.
Бу исемлек буенча саный китсәң, газета битендә урын җитмәс иде. Шулай да иң зур бурычлыларны әйтми кала алмыйм. Менә алар: Илнур Вәҗетдинов - 44379 сум, Кирилл Николаев - 44438, Зөфәр Лебедев - 40947, Халисә Хакова - 40332, Ринат Әхмәтвәлиев - 40098, Игорь Луканин - 39776, Ландыш Нәфыйкова - 35970, Юрий Матвеев - 34696, Әлфия Нәфыйкова - 34133, Эльвира Кулышева - 33991, Фларис Хасимов - 32115, Кирилл Конник - 32115, Татьяна Охроменко - 32025, Нәбиуллин Илдус - 30852, Людмила Чигвинцева - 28172, Гүзәл Ахунҗанова - 21898 сум.
Пенсия фонды бюджетына акча керүне арттыру максатында июнь Пенсия фондына страховой взнослар керү ае дип игълан ителде. Ирекле төстә взносларын күчермәүчеләргә суд приставлары хезмәткәрләре киләчәк һәм мөлкәтегезгә, хезмәт хакыгызга, пенсиягезгә арест салачак. Суд приставы бурычлы затны Россиядән читкә чыгармау турында карар чыгарырга мөмкин. Мондый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен Пенсия фонды эшмәкәрләрне мәҗбүри пенсия һәм медицина страхованиесе взносларын вакытында һәм тулысынча күчереп барырга чакыра.
Федераль законда шәхси эшмәкәрләрне бу мәҗбүри взнослардан азат итү каралмагаганлыгын тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез. Шәхси эшмәкәр статусы алган көннән башлап, эшмәкәрлек эшчәнлеге туктатылып, Бердәм дәүләт реестрыннан төшергәнче страховой взнос түләп бару - мәҗбүри гамәл.
Шәхси предприятиедә эшләүчеләр дә бу взносларның вакытында күчерелеп баруы белән кызыксынып торырга тиеш. Чөнки киләчәк пенсиягезнең күпме булуы бүгенге взносларга бәйле икәнлеген онытмагыз. Сезнең хуҗагыз булган шәхси эшмәкәр взносларны вакытында күчерми икән, бу картлык көнегездә алачак пенсиягезнең дә күләме ташка үлчим булачак дигән сүз.
Белешмәләр өчен безнең телефон: 074, 22958.
Зөлфия БАКАСОВА,

Пенсия фонды идарәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев