Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Екатерина БУРЕНИНА: хезмәт юлымны урман эше белән бәйләвемә бер генә тапкыр да үкенгәнем юк әле

17 сентябрь – Урман хезмәткәрләре көне

“Мәктәпне тәмамлаганда кайсы уку йортына керәчәгемне тәгаен генә белми идем. Һөнәр сайлау ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Әмма хезмәт юлымны урман эше белән бәйләвемә бер генә тапкыр да үкенгәнем юк әле”, – ди Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы урынбасары Екатерина БУРЕНИНА.

Ижау авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, 2017 елда Әгерҗе урманчылыгына урман хуҗалыгы инженеры булып эшкә кайта ул. 2020 елдан – җитәкче-урманчы урынбасары.

– Безнең оешмага урманнарны саклау һәм арттыру, аларны янгыннардан, авырулардан, корткычлардан саклау, урман хуҗалыгы белән бәйле эшчәнлекне контрольдә тоту һәм башка күптөрле бурычлар йөкләнгән. Без аларны “Хазар”, “Ак Барс” кебек арендаторлар һәм дүрт участок урманчылыгы ярдәме белән тормышка ашырабыз, – ди Екатерина. – Шәхсән миңа күбрәк документлар белән эшләргә туры килә. Әмма мин агач утырту, урманнарны саклауга тәгаенләнгән төрле чараларда да бик теләп катнашам. Урманнарга чыгарга бик тә яратам. Чөнки анда үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп тоясың.

– Екатеринага норматив базадагы үзгәрешләрне гел күзәтеп торырга кирәк. Бу яктан ул һөнәри осталыгын һәрдаим камилләштереп торуга зур игътибар бирә. Даими рәвештә квалификациясен күтәрү курсларында катнаша, – ди Әгерҗе урманчылыгы җитәкчесе-урманчысы Владимир Ишмуратов.

– Эшемнең нечкәлекләренә төшенүдә тәҗрибәле хезмәттәшләремнең дә ярдәме бик зур. Мин биредә эшли башлаганда оешма белән Равил Иманголов җитәкчелек итә иде. Урман инженеры Андрей Мурзанаев, урманнардан файдалану инженеры Наталья Костинаны, хәзерге җитәкчебез Владимир Ишмуратовны остазларым дип атыйм, – ди Екатерина Вячеславовна үзе. – Оешмабызда Виолетта Красноперова, Илназ Фәйзуллин, Анастасия Хәйретдинова кебек яшь белгечләр эшләвенә дә сөенәм.

Екатеринага район, республика күләмендә уздырылучы чараларны әзерләүдә дә актив катнашырга туры килә.

– Бу яклап мәктәп урманчылыклары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Әйтик, быел Сарсак-Омга лицееның “Яшел армия” мәктәп урманчылыгы активистлары белән Лубянда VI республикакүләм слетта катнашып кайттык. Мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре белән берлектә укучылар өчен урман дәресләре, агач утырту буенча мастер-класслар уздырабыз, төрле бәйгеләр һәм викториналар оештырабыз. Әнә шулай, бер чарага икенчесе ялганып, вакыт узганы сизелми дә, ди Екатерина.

11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр “Татарстанның чиста урманнары” акциясе уза. Исеменнән үк күренгәнчә, аның төп максаты – урманнарның санитар-экологик халәтен яхшырту. 9-22 октябрь көннәрендә узачак “Урманны саклыйк” акциясе барышында 16 меңнән артык агач-куак утырту планлаштырыла.

– Мин аларда актив катнашуны максат итеп куям, – ди Екатерина.

“Үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп тойганда гына язмышыңны, хезмәтеңне урманчылык белән бәйләп була”, дип юкка гына әйтмиләрдер. Алга таба да эшен шулай яратып, зур теләк белән башкарсын иде яшь белгеч
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев