Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әти-әниеңне өйрәт һәм ... бүләк ал

1 марттан Татарстанда укучылар арасында "ИТ-чемпион" дип аталган яңа бәйге старт алды. Әлеге бәйгедә иң актив катнашучылар айпад (iPad) һәм башка кыйммәтле бүләкләргә ия булачак. Нинди бәйге соң ул? Бу хакта район мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә САФИУЛЛИНА сөйли: - Әлеге бәйгене ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ТР мәгълүматлаштыру...

1 марттан Татарстанда укучылар арасында "ИТ-чемпион" дип аталган яңа бәйге старт алды. Әлеге бәйгедә иң актив катнашучылар айпад (iPad) һәм башка кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.
Нинди бәйге соң ул? Бу хакта район мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Вәсилә САФИУЛЛИНА сөйли:
- Әлеге бәйгене ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә оештыра. Ул 2013 ел дәвамында өч этапта уза: 1 марттан 24 майга, 25 майдан 1 сентябрьгә, 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр. 1-11 сыйныф укучылары үз сәләтләрен "иң актив укучы" һәм "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү" кебек номинацияләрдә сыный ала. Бәйгедә катнашыр өчен укучының компьютерны яхшы белүе, ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ( uslugi.tatarstan.ru) хакында хәбәрдар булуы шарт.
"Иң актив укучы" номинациясендә катнашырга теләүче укучылар әти-әниләренә, туганнарына, күршеләренә йә башка өлкән танышларына ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Шәхси кабинет булдырырга (ягъни теркәлү узарга) һәм торак-коммуналь хезмәтләр, салым хезмәте, балалар бакчалары өчен һәм башка түләүләрне Шәхси кабинет аша башкарырга ярдәм итәргә тиешләр. Ә өлкән кеше теркәлү узган чагында укучының "ТРда электрон мәгариф" системасындагы (edu.tatar.ru) "логин"ын (ул һәр укучыныкы - аерым) файдалана. Әти-әнисе йә башка кеше Шәхси кабинеты аша түләү башкарган саен укучыларга баллар языла. Баллар күп итеп җыелганнан соң укучы аларны бүләк һәм сувенирларга алыштыра ала. Һәр этап ахырында иң актив өч укучыга iPad тапшырыла.
Шәхсән мин үзем барлык түләүләрне инде 5-6 ай элек әлеге Портал аша башкара башладым. Моның ни дәрәҗәдә уңайлы булуын бу хезмәттән үзе файдаланган кеше генә аңлыйдыр. Беренчедән, банкларда озын чиратларда торасы юк. Икенчедән, кайда күпме түләү башкаруың - күз алдыңда. Яшерен-батырын түгел: күп кенә өлкәннәр, хәтта әти-әниләр дә Интернет аша түләүдән куркалар, чөнки акчалары юкка чыгар дип уйлыйлар. Тик бу - ялгыш фикер. Барысын да дөрес тутырган вакытта бер тиен акча да юкка чыкмый. "Ит-чемпион" бәйгесе укучыларга өлкәннәрдәге шушы куркуны юкка чыгарырга да, әлеге хезмәтләрдән дөрес итеп файдаланырга да ярдәм итәчәк. Сер түгел: укучылар Интернет, компьютерның мөмкинлекләрен әти-әниләренә караганда күпкә яхшырак беләләр. Шуңа күрә бу очракта балаларыгыз ярдәменә таянудан курыкмагыз, хөрмәтле әти-әниләр. Моның ничек уңайлы булуын бик тиз арада аңлап алырсыз.
Ә менә "ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын үстерү" номинациясендә катнашырга теләүче укучыларга иҗади сәләтләрен эшкә җигәргә кирәк. Алар үзләрен "Порталны үстерүчеләр, үзгәртүчеләр, тагын да яхшырак итәргә теләүчеләр" ролендә сынап карый алалар. Бу номинациядә катнашучылар үз эшләрен "ТРда электрон мәгариф" системасына урнаштыралар. Бәйгене оештыручылар "Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер йә логотип", "Иң яхшы видеоролик", "Иң яхшы презентация" һәм башка категорияләр буенча иң яхшы 10ар эшне сайлап алып, укучылар арасында on-line тавыш бирү уздырачак. Димәк, җиңүчеләрне дә укучылар үзләре билгели ала. Әлеге номинация җиңүчеләренә дә iPadлар тапшырылачак. Районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында бу номинациядә дә актив катнашучылар күп булачагына икеләнмим. Чөнки һәр мәктәптә дә фәннәр буенча үз проектларын, презентацияләрен бик оста итеп ясаучы укучылар күп.
"ИТ-чемпион" бәйгесе 1 марттан гына старт алса да, анда катнашучы укучылар саны көннән-көн арта. Ә без һәркайсыгызны актив булырга чакырабыз. Айпадлы булу өчен менә дигән мөмкинлек бит бу.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев