Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Фатирлы булырга теләсәң...

Гаилә коргач кем генә үз куышын, фатирын булдыру турында хыялланмый икән... 184нче төзү-монтаж поезды администрациясе Әгерҗе районы җитәкчелеге ярдәме белән шәһәребездә коммерция нигезендә биш катлы 95 фатирлы йорт төзергә карар кылды. Бу йорт шәһәребезнең Октябрьская урамында төзеләчәк. Проект буенча бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлар булачак. Бер квадрат мәйданның бәясе...

Гаилә коргач кем генә үз куышын, фатирын булдыру турында хыялланмый икән... 184нче төзү-монтаж поезды администрациясе Әгерҗе районы җитәкчелеге ярдәме белән шәһәребездә коммерция нигезендә биш катлы 95 фатирлы йорт төзергә карар кылды.

Бу йорт шәһәребезнең Октябрьская урамында төзеләчәк. Проект буенча бер, ике һәм өч бүлмәле фатирлар булачак. Бер квадрат мәйданның бәясе 28000 сум тора. Әлеге йортны быел май аенда төзи башлап, 2014 елның августында файдалануга тапшырырга планлаштырабыз.
Татарстанда гражданнарны уңайлы фатир белән тәэмин итү төрле юллар белән хәл ителә: социаль ипотека программасы буенча, төзелештә өлешчә катнашып, бюджет акчасына. Ә бу йорт түбәндәге принципларда төзелер дип планлаштырыла:
1. Төзелештә өлешчә катнашып, ягъни беренче взносны кертеп, кичектереп түләүләрне процентсыз түләү.
2. "Татфондбанк" аша ипотека кредиты алып. "Россия тимер юллары"нда эшләүче хезмәткәрләргә корпоратив ярдәм итү каралган. Ягъни торак сатып алу өчен алган кредит процентларын түләүгә өлешчә субсидия биреләчәк.
Коммерция нигезендә төзеләчәк бу йорттан фатир алырга теләсәгез, 184нче төзү-монтаж поезды администрациясенә 8-17 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итегез. Безнең адрес: Әгерҗе, Энгельс урамы, 27, 2нче кат, производство-икътисад бүлеге. Гаризалар 25 марттан 8 апрельгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 25110.
Октябрьская урамында төзеләчәк бу йорттан уңайлы фатир сатып алырга теләсәгез, ашыгыгыз һәм гаризаларны тизрәк бирергә тырышыгыз.
184нче төзү-монтаж поезды администрациясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев