Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Февраль аенда районда 8 салмыш хәлдәге кеше тоткарланган

Тикшергән вакытта алкотестрның күрсәткечләре төрлечә була

Машина йөртүчеләрне атна саен массакүләм тикшерүләргә халык күнегеп бара инде. Чираттагы “Тоннель” операциясе нәтиҗәләре һәм тулаем алганда исерек шоферлар белән бәйле хәл хакында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Айдар ӘХМӘТШИН белән сөйләшәбез.

–    Айдар Алмазович, салмыш хәлдә рульгә утыручыларны ачыклау максатыннан менә инде бер елга якын массакүләм тикшерүләр уздырасыз. Уңай якка үзгәреш бармы?

–    Халыкның мондый тикшерүләр турында да, алкоголь һәм наркотик кулланып рульгә утырган өчен чараларның катгыйлануы  хакында да белеп торуы сизелә. Шуңа карамастан, кайбер шоферлар законны санламауларын дәвам итәләр. Әйтик, январьда 8 салмыш хәлдәге кеше тоткарланды, февральдә – 9. 

Мартның әле ярты ае да узмаган, биш очрак теркәлде инде. Әйтик, 13 марттан 14енә каршы төндә бер әгерҗеле исерек килеш эләгә. Шофер качарга да тырышып карый, әмма экипаж ярдәме белән тоткарлана. Хәзер аңа руль артына исерек килеш утырганы өчен генә түгел, ә тоткарлаганда полиция хезмәткәрләренә буйсынмаганы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк.  

–    Тоткарланучыларның исереклек дәрәҗәсе нинди? Кандагы алкоголь билгеле күләмдә генә булганда руль артына утырырга ярый дигән имеш-мимешләр дә йөри... 

–    Тикшергән вакытта алкотестрның күрсәткечләре төрлечә була. Бу күп кенә факторларга бәйле. Әйтик, 3 март көнне Тирсәдә исерек шоферны тоткарладык. Прибор 2,5 промилле күрсәтте. Моны исерү дәрәҗәсе димичә, ни дияргә тагын?!

Гадәттә, шоферлар төрлечә акланалар. Кемдер мунчадан соң бераз гына эчтем, ди. Кемгәдер ашыгыч рәвештә әти-әниләрен алып кайтыр өчен рульгә утырырга туры килгән, янәсе. Шуны әйтергә кирәк: бер генә сәбәп тә исерек килеш рульгә утыручыны аклый алмый. Салмыш хәлдә руль артына утыру тәртип бозу гына түгел, җинаять ул. Тәртип бозучылар закон нигезендә бөтен катгыйлыгы белән җавап тотарга тиеш!

–    Соңгы массакүләм тикшерү вакытында тагын нинди тәртип бозулар ачыкланды?

–    Гадәттәгечә, иминлек каешын такмаучылар күп. Балаларны махсус җайланмаларсыз йөртәләр. Җәяүлеләрне чыгармаган шоферларга карата беркетмәләр төзелде. Тиешле булмаган урында юлны аркылы чыккан җәяүлеләр дә тоткарланды. К.Маркс урамын гына алыйк. Мәгариф идарәсе, Пенсия фонды, “Гүзәл” сәүдә йорты кебек урыннардан юлны аркылы чыгучылар күп. Югыйсә, юл аша чыгу урыннары янәшә генә бит
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев