Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җәннәт бакчасы

"Россия бакчачылары" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстандагы лидеры Рушания Бильгильдеева республиканың иң яхшы, оста бакчачыларын ачыклау максатында ел саен бәйге игълан итә. Бакчачылык һәм бакча дизайны белән шөгыльләнергә яратучылар үз участокларында тудырган матурлыкны, тәрбияләп үстергән гигант уңышларын фотәсурәткә төшереп, җәй һәм көз айларында әлеге бәйгегә юлладылар. Конкурска фотолар бик күп килгән....

"Россия бакчачылары" Бөтенроссия җәмәгать оешмасының Татарстандагы лидеры Рушания Бильгильдеева республиканың иң яхшы, оста бакчачыларын ачыклау максатында ел саен бәйге игълан итә.
Бакчачылык һәм бакча дизайны белән шөгыльләнергә яратучылар үз участокларында тудырган матурлыкны, тәрбияләп үстергән гигант уңышларын фотәсурәткә төшереп, җәй һәм көз айларында әлеге бәйгегә юлладылар. Конкурска фотолар бик күп килгән. Дәрәҗәле жюри алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алган. Әгерҗедә Гагарин урамында яшәүче Ләйсирә ханым Насифуллина "Бакча остасы" номинациясендә җиңү яулаган. Котлыйбыз!
Ләйсирә ханымның кул эшләренә, бакча үстерү, җәен ишегалдын җәннәт бакчасына әйләндерү осталыгы турында газетабызда язып чыккан идек инде. Көнкүрештәге калдык әйберләрдән, безгә чүп кебек кенә тоелган вак-төякләрдән менә дигән сәнгать әсәрләре тудыра бит бу ханым. Җәен Насифуллиннар ишегалдына килеп керү белән үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең. Биредә төрле җәнлекләр дә, кошлар да, бөҗәкләр дә, әкият геройлары да, тимер юл буенча баручы поезд да Ләйсирә апа кулы белән ясалган. Әнә беседкадагы әби белән бабай кунакка кайткан оныклары белән гәпләшеп утыралар. Сәйләннән, төрле конфет кәгазьләреннән ул ясаган сувенирлар, чәчәк бәйләмнәре өйләрен дә, ишегалдын да бизәп тора. Туганнарының, дусларының туган көннәрендә дә үзе иҗат иткән әйберләрне бүләк итеп сөендерә Ләйсирә ханым.
Менә шундый кулларыннан гөлләр тама торган бу ханымның республика конкурсында җиңүе очраклы гына түгел һәм ул - Насифуллинар гаиләсе өчен зур шатлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев