Әгерҗе делегациясе Мари Илендәге хәрби частьта булып кайтты
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм үзешчән артистларыбыз, Мари Иле республикасының Сурок бистәсендәге хәрби частьта булып, солдатларның хезмәт итү шартлары белән танышып кайттылар. - Соңгы елларда безнең район нәкъ менә әлеге хәрби частька шефлык күрсәтә. Ә быелгы очрашуыбыз ТРда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле...
Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм үзешчән артистларыбыз, Мари Иле республикасының Сурок бистәсендәге хәрби частьта булып, солдатларның хезмәт итү шартлары белән танышып кайттылар.
- Соңгы елларда безнең район нәкъ менә әлеге хәрби частька шефлык күрсәтә. Ә быелгы очрашуыбыз ТРда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тәкъдиме белән оештырылды. Ул, хәрби частьларга барып, анда "Татар кухнясы көне"н оештыруны бурыч итеп куйган иде. Нәкъ шул максаттан без дә милли ризыкларыбыз чәкчәк, вак бәлешләр алып солдатлар янына киттек, - ди Илгиз Галиев.
Безнең район егетләре әлеге частьта бик еш хезмәт итсәләр дә, бу чакырылышта алар анда эләкмәгәннәр. Район делегациясен часть командиры - подполковник Михаил Савин каршы алган. Аннан кунакларга часть буйлап экскурсия оештырганнар, солдатларның яшәү рәвешен күрсәткәннәр. Райондашларыбызга солдатлар белән бергә төшке аш белән сыйлану бәхете дә елмайган. Егетләр Әгерҗе күчтәнәчләреннән дә авыз иткәннәр.
- Солдатлар бик яхшы шартларда яшиләр. Без аралашкан Мамадыш, Лаеш, Әлмәт, Түбән Кама егетләре армия тормышыннан бик канәгать булуларын әйттеләр. Таләпләр катгый булса да, сынатмыйбыз, диделәр. Якташыбыз - Кичкетаңнан Илдар Минһаҗев биредә прапорщик булып хезмәт итә. Безгә аның белән аралашу бәхете дә елмайды. Якташларга кайнар сәламнәрен юллады ул, - ди Илгиз Наилевич.
Соңыннан артистларыбыз Наил Таҗиев, Елена Скворцова, Ләйсән Тимуршина солдатларга иң матур, дәртле җырларын бүләк иткәннәр. Михаил Савин солдатлар тормышын җанландырып, аны бизәп җибәргәннәре өчен әгерҗелеләргә тирән рәхмәтен дә җиткергән.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев