1-10 октябрь – Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районыбызда күп кенә чаралар уза.
МӘДӘНИ ЧАРАЛАР:
1 октябрьдә 11, 13 сәгатьләрдә “Авангард“ кинотеатрында “Девчата“, “В бой идут одни старики“ фильмнарын бушлай карау.
2 октябрьдә 14 сәгатьтә район Мәдәният сараенда бәйрәм концерты, номинация җиңүчеләрен бүләкләү.
2 октябрьдә 10 сәгатьтә “Тынгысыз йөрәкләр“ клубы һәм “Ак калфак“ оешмасына йөрүчеләр өчен музыкаль кичә.
3 октябрьдә 16 сәгатьтә Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йортында “Кадерле өлкәннәребез“ дип аталган бәйрәм чарасы.
10 октябрьдә 13 сәгатьтә “Авангард“ яшьләр үзәгендә “Бабуля шоу“ викторинасы, бәйгеләр.
Октябрь ае дәвамында чәршәмбе көнне – 16, якшәмбе көнне 15 сәгатьләрдә – “Әгерҗе радиосы“ дулкыннарында “Атна кунагы“ рубрикасы кысаларында танылган өлкәннәребез белән әңгәмәләр.
“ОЛИМП“ СПОРТ КОМПЛЕКСЫНДА ЧАРАЛАР:
1 октябрьдә 9-10 сәгатьләрдә комплекс буйлап экскурсия.
1 октябрьдә 8-21 сәгатьләрдә бассейнда бушлай йөзү.
1-3 октябрьдә 19.30 сәгатьтә 2нче мәктәптә, 6 октябрьдә 18 сәгатьтә, 7 октябрьдә 10 сәгатьтә “Олимп“ спорт комплексында ветераннар арасында бадминтон буенча ярышлар.
3 октябрьдә 10-11 сәгатьләрдә физкультура буенча ачык занятие.
5 октябрьдә 10 сәгатьтә ветераннар өчен ГТО нормаларын тапшыру, ГТО күкрәк билгеләрен бирү.
6 октябрьдә 9 сәгатьтә ветераннар арасында мини-футбол буенча ачык турнир.
7 октябрьдә 8-21 сәгатьләрдә тренажер залында бушлай шөгыльләнү.
8 октябрьдә 8-12 сәгатьләрдә өстәл теннисы уеннары.
БАШКА ЧАРАЛАР:
1 октябрьдә 9 сәгатьтә мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалында вакансияләр ярминкәсе.
1 октябрьдә 14 сәгатьтә “Өмет“ халыкны социаль яклау үзәгендә төрле сораулар буенча халыкны кабул итү.
1-10 октябрьдә өлкәннәр өчен “кайнар“ линия телефоннары эшли. 21346 телефоны буенча район башкарма комитетына, 21086 номеры буенча халыкны социаль яклау идарәсенә шалтырата аласыз.
ТАШЛАМАЛАР
Өлкәннәр көне уңаеннан Әгерҗенең күп кенә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре пенсионерларга ташламалы нигездә хезмәт күрсәтә.
29 сентябрьдә:
Красный бор мунчасында 14-20 сәгатьләрдә юыну 20 процент ташлама белән.
1 октябрьдә:
“Хризантема“ (“Центр“ сәүдә үзәге), “Азинский“ чәчтарашханәләрендә – 50 процент ташлама. “Светлана“ (Гоголь, 10б, даруханә бинасы) чәчтарашханәсендә чәч кисү – 100 сум.
Шәхси эшмәкәр Л.Джаметов автомастерскоенда (Ленин урамы) май алыштыру, барлык төр диагностикага – 10 процент, Д.Бокарева автомастерскоенда (Чапаев урамы) машина юу, автосервис, шиномонтаж, запас частьләргә, йөк ташуга 10 процент ташлама.
Шәхси эшмәкәрләр С.Егорова (“Гүзәл“ сәүдә йорты), В.Колбина, Н.Голосеева (“Погребок“) фотостудияләрендә документларга фото ясатуда – 50 процент ташлама. Н.Голосеева студиясендә барлык төр ассортиментка 5 процент ташлама да каралган.
“Альянс“ (телефон: 21300), “Каскад“ (25000), “Рэтрал“ (23000), “Сокол“ (23800) такси хезмәте автомобильләрендә шәһәр буенча йөрү – 50 сум.
Аяк киемнәрен ремонтлату буенча А.Бадьин остаханәсендә (Гагарин, 10) – 15, шәхси эшмәкәр Ю.Матвеевта (М.Горький, 13) 50 процент ташлама.
6-7 октябрьдә:
6 октябрьдә – ир-атлар, 7 октябрьдә хатын-кызларга шәһәр мунчасында юыну бушлай.
Әлеге ташламалардан файдалану өчен пенсия таныклыгының булуы шарт.
Нет комментариев