Бүген Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана уза. Чарада район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә безнең район делегациясе дә катнаша.
Мәгариф хезмәткәрләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
– Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем, мәсәлән. Бу һөнәр сабырлык, гел үрнәк булуны, зур көч, тырышлык сорый. Сезгә зур ихтирам белән бәйрәм белән котлыйм, -– диде ул.
- Укытучы – иң мөһиме. Укытучы һөнәре иң мәртәбәле, хөрмәтле, лаеклы һөнәр. Бүген бу залга үз һөнәренең осталары җыелган. Фидакарь хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәм, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.
Нет комментариев