Су коену сезоны 1 июньдә башлана
Соңгы көннәрдә эссе һава торышы саклану сәбәпле, район сулыкларында су коену очраклары бар.
– Безнең районда су коенырга рөхсәт ителгән урын бары тик Красный бордагы Кама елгасында гына, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Артур Акбашев. – Бары шунда гына тиешле итеп җиһазландырылган коткару посты эшли. Башка бер генә җирлектә дә коену өчен рөхсәт ителгән сулыклар юк.
ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә дә сүз коену сезоны хакында барды.
– Май аенда гына республикада суда батудан өч кеше коткарылды, шуларның берсе – яшүсмер. Кызганыч, ике татарстанлы батып үлде, — диде Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.
Суга керүчеләрнең берсе Кукмара районында, икенчесе Мөслим районында һәлак булган.
– Хәзер су температурасы якынча 16-18 градус чамасы. Суның өске ярты метр катламы җылы тоелса да, астарак температура 10 градус тирәсе генә. Әлбәттә, мондый вакытта коенырга ярамый. Организм туңу нәтиҗәсендә, кеше хәрәкәтләнә алмый башлый. Моның үлемгә китерүе ихтимал, — диде Юрий Венедиктов.
Сәламәт кеше коену өчен суның температурасы 22 градустан югарырак булу кирәк. Бу температурада да су эчендә бер сәгатьтән артык тору организмның туңуына китерә.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев