Әгерҗе районы оешма-предприятие җитәкчеләре белән прививка турында сөйләштеләр
Яшәеш

Әгерҗе районы оешма-предприятие җитәкчеләре белән прививка турында сөйләштеләр

Әлегә активлык сизелми

Район хакимияте бинасында шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә коронавируска каршы прививка куйдыру темасы да күтәрелде.

– Мин үзем ике привиканы да куйдырдым һәм сезне дә үзегезнең, якыннарыгызның иминлеге турында кайгыртырга чакырам, – диде район башлыгы Азат Вәлиев.

Безнең районда 16223 кешегә прививка ясау планлаштырыла. 1900 кеше вакцинацияне узган.

– Прививка ясатуда һаман да пенсионерлар, тимер юлда эшләүчеләр, медицина хезмәткәрләре активлык күрсәтәләр, – диде район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников.

– Татарстанда көн саен диярлек ковидтан 2-3 кеше вафат була. Безнең районда, уртача алганда, көн саен бер авыру ачыклана. Тулаем алганда, без ай саен 30га якын кешене Алабугага тикшеренергә җибәрәбез. Болар барысы да тынычланырга урын юклыгы турында сөйли, – дип дәвам итте Эдуард Вильевич.

Прививка куйдыру өчен эш көннәрендә район поликлиникасына, амбулаторияләргә, ФАПларга мөрәҗәгать итәргә була. Ял көннәрендә һәм кичке якта куйдырырга теләүчеләр район үзәк хастаханәсенә авыруларны кабул итү бүлмәсенә (приемный покой) килә алалар. Белешмәләр өчен телефон – 22672.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев