Әгерҗе районы тарихында тагын бер бәйрәм барлыкка киләчәк
Ул быел тәүге тапкыр узды
Узган атнада Пеләмеш авылында район тарихында беренче тапкыр "Мари кас" ("Мари кичәсе") бәйрәме узды. Ул Бима авыл җирлеге башлыгы, Пеләмеш авылында туып-үскән Эдуард Михайлов инициативасы һәм ярдәме белән оештырылды. Бәйрәмгә якын-тирә авылларда яшәүчеләр, Салауш авылыннан, шулай ук Йошкар-Оладан кунаклар җыелды.
Кичә спорт чараларыннан башланды. "Марий кас"та катнашучылар үз көчләрен волейбол, мини-футбол, тизлеккә бүрәнәне кисү, утын пүләнен күтәрү һәм ыргыту, аркан тарту, көянтә белән йөгерү кебек спорт-күңел ачу уеннарында сынап карый алдылар.
Бәйрәм концерт номерлары, җыр-бию һәм дискотека белән дәвам итте. Көндез бәйрәмне сәхнә йолдызлары Ирина Осипова һәм Любовь Михайлова алып барсалар, кичке өлештә тамашачыларны алып баручы Сергей Пакеев "кыздырды".
Быелгы бәйрәмнең төп үзенчәлеге-ярышларда гаилә парларының катнашуында. Болар барысы да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган иде. Авыл бәйрәмендә катнашкан район башлыгы Азат Вәлиев өч гаилә парына Рәхмәт хатлары тапшырды. Аларга Матвей һәм Лидия Шуматовлар, Игорь һәм Светлана Ильиннар, Эдуард һәм Эльвира Капаровлар лаек булды.
Шулай ук 11 гаилә парын - гаилә тормышы юбилярларын грамоталар һәм бүләкләр белән хөрмәтләделәр. Рәхмәт һәм бүләкләр белән авыл активистлары һәм яшьләр бүләкләнде.
Кич буе мәйданда сәүдә палаткалары һәм аттракционнар гөрләде. Авыл халкы һәм кунаклары өчен кайнар аш оештырылган иде. Тәмле пылау, шашлык һәм витаминлы чәй барысының да күңеленә хуш килде. Бигрәк тә бәйрәмдә катнашучылар ухадан канәгать калдылар.
Сүз уңаеннан, уха өчен балыкны авыл халкының үз көче белән торгызылган һәм төзекләндерелгән авыл буасыннан каптырганнар. Шунысы игътибарга лаек, район тарихында беренче тапкыр "Мари кас" бәйрәме үткәрелгән мәйданчык та (элеккеге авыл чүплеге урыны) авыл халкы, яшьләр һәм ирекле ярдәмчеләр бергәләп чистартып, төзекләндерелгән. Бу - аеруча хөрмәткә лаек эш.
Халык бәйрәмне ныклы "бишле" билгесенә бәяләде. "Мари кас"ны район фестивале итү тәкъдимен яңгыратып, бәйрәм флагын Бима авылына тапшырдылар. Киләсе елда бәйрәм нәкъ менә шунда оештырылачак. Күктә салават күперенең барлыкка килүе дә яхшы билге булып кабул ителде.
Оештыручыларның барлык хыяллары һәм ниятләре тормышка ашыр һәм "Мари кас" бәйрәме район гына түгел, ә республика бәйрәме дә булыр дип ышанып калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев