Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районының кайсы авылы миллионер булыр?

Дүртенче ел рәттән "ТР муниципаль берәмлекләр Советы" ассоциациясе Татарстан Президенты ярдәме белән авыл җирлекләре арасында грантлар тапшыру буенча республика бәйгесе уздыра. Безнең районнан Салагыш, Красный бор, Кырынды, Иске Эсләк, Девәтернә, Иж-Бубый, Иске Чекалда, Азево авыл җирлекләре, әлеге бәйгедә катнашып, "миллионер" булган иде. Быел Кодаш, Бима, Кичкетаң, Күләгәш җирлекләре бер миллион...

Дүртенче ел рәттән "ТР муниципаль берәмлекләр Советы" ассоциациясе Татарстан Президенты ярдәме белән авыл җирлекләре арасында грантлар тапшыру буенча республика бәйгесе уздыра.

Безнең районнан Салагыш, Красный бор, Кырынды, Иске Эсләк, Девәтернә, Иж-Бубый, Иске Чекалда, Азево авыл җирлекләре, әлеге бәйгедә катнашып, "миллионер" булган иде. Быел Кодаш, Бима, Кичкетаң, Күләгәш җирлекләре бер миллион сумга дәгъва кылалар.

- Әлеге акчаны юл һәм күперләр төзелешенә, техника алырга, авыл җирлекләренә караган биналарны төзекләндерү, су мәсьәләсен хәл итү һәм башка мөһим проблемаларны чишү өчен тотарга мөмкин, - ди ТРның муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров.

Бәйгегә нәтиҗә ясаганда җирлектәге халык саны, салым җыю, кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү, хуҗалыклардагы терлек, йортлар төзү һәм башкалар исәпкә алына.

Быел республикада әлеге грантка 104 муниципаль берәмлек ия булачак. Безнең районнан кайсы авыл җирлеге "миллионер" булыр? Бу турыда бәйгегә нәтиҗә ясалгач газета аша хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев