Әгерҗе районын "ТНВ" телеканалында күрсәтәчәкләр
Яшәеш

Әгерҗе районын "ТНВ" телеканалында күрсәтәчәкләр

Бүген районда журналистлар эшли

Бүген "ТНВ" каналының "Туган җир" тапшыруын алып баручы Рамил Гарипов Әгерже районына килде.

Район башлыгы Азат Вәлиев, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин җитәкчелегендә журналистлар Кичкетан җирлегендә икенче ел эшләүче инвестор Владимир Сергеев басуларында булдылар. Быел инвестор Әгерҗе районында 1200дән артык мәйданда бөртеклеләр чәчкән. Урып-җыю эшләренә 1 августта керешкәннәр. Арпаның 1 гектарыннан якынча 20 центнер уңыш чыга.

Журналистлар шулай ук Азеводан фермер Рамил Исмәгыйлев, Салагыш фермеры Марат Мөхәммәдиев басуларында урып-җыю эшләренең барышын төшерделәр.

"Туган җир" тапшыруын бу җомгада, ягъни 6 августта 18 сәгатьтә "ТНВ" каналыннан карарга була.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев