ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, март аенда 22 сабый дөньяга килгән, 57 кеше вафат булган. Узган ел әлеге саннар 30 һәм 43 булган.
Быел дөньяга килгән сабыйларның 11е – кыз, шуның кадәр үк санда – малай. Вафат булучыларның 28е – ир-ат, 29ы – хатын-кыз. Ә өч ай эчендә 57 бала туган (узган ел 69 булган), 127 кеше үлгән (157). 17 бала гаиләдә – беренче, 24е – икенче, 11е – өченче, 5се – дүртенче.
Март аенда 6 пар никах корган, 9ы аерылышкан.
Нет комментариев