Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 5 җинаять ачыкланган
Полиция хезмәткәрләренең эшчәнлегенә менә инде елдан артык имин булмаган эпидемиологик хәл йогынты ясый. “Шуңа карамастан, хокук тәртибен контрольдә тоту тиешле дәрәҗәдә башкарыла. Район территориясендә оператив хәл тотрыклы булып кала”, – дип билгеләп үтте йомгаклау докладында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы Айнур Вәлиев.
Узган атнада полиция хезмәткәрләре ярты елдагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Комплекслы бәя ягыннан караганда, бүген Әгерҗе бүлекчәсе үз категориясендәге 14 подразделение арасында 11нче урында тора.
– Оператив-хезмәт эшчәнлегенең аерым юнәлешләре буенча нәтиҗәлелекне күтәрүгә юнәлтелгән барлык чараларны гамәлгә ашыру мөмкин булмады. Әйтик, җәмәгать урыннарында, шул исәптән урамнарда кылынган җинаятьләр саны артты. Һәлак булучылы юл-транспорт һәлакәтенә юл куелды, – дип билгеләп үтте Айнур Зиннурович. – Әлеге юнәлешләрнең һәркайсы җентекләп тикшерелде. Хәлне яхшырту буенча өстәмә чаралар кабул итәргә кирәклеге ассызыкланды.
Бүлекчә беренче яртыеллык дәвамында наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы тору буенча тиешле дәрәҗәдә эш алып барылмаганы өчен берничә тапкыр тәнкыйть утына тотылган.
Наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 5 җинаять ачыкланган, шуларның 4есе – авыр категорияле. 3 җинаять тикшерелгән, 1 эш, 20 административ хокук бозу эшләре туктатылган. Июнь азагында гына зур күләмдәге наркотик матдә саклау факты теркәлгән, җинаять эше ачылган.
– Үсемлекләрдән барлыкка килгән наркотикларын җыю һәм куллануны дәвам итәләр. Элек кузгатылган җинаять эшләре синтетик наркотикларның билгеләре дә барлыгын раслый, – дип билгеләп үтте начальник һәм полициянең участок вәкилләрен әлеге юнәлештә активрак эшләргә чакырды. ЮХИДИ инспекторларына исә тикшерүләрне нәтиҗәле уздырырга кушылды.
Шул рәвешле, Айнур Вәлиев иң актуаль мәсьәләләрне билгеләде.
– Алдагы ярты елда криминоген хәлнең начарлануына юл куймас өчен бөтен көчне куярга бурычлы, – дип йомгаклады ул.
Материалны тулысынча газетабызның җомга санында (№28) укыгыз.
Нет комментариев