Әгерҗе районында яшәүче 81 яшьлек бабай янгыннан чыгып котыла алган
Яшәеш

Әгерҗе районында яшәүче 81 яшьлек бабай янгыннан чыгып котыла алган

Фаҗига булмый калган

Татарстанда яшәүче 81 яшьлек ир-ат ут телләре чорнап алган йорттан чыгып котыла алган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Фаҗига янгын кисәткеч прибор аркасында гына булмый калган.

Бүген көндез 101 нче янгын сүндерү часте номерына Әгерҗе районының Салагыш авылында Ленин урамында шәхси бүрәнә йорт януы турында хәбәр килгән. Янгынның гомуми мәйданы 42 кв. м тәшкил иткән.

Өй эчендә узган елның октябрендә урнаштырылган автоном янгын кисәткеч прибор сигналы ярдәмендә 81 яшьлек йорт хуҗасы вакытында урамга чыгып өлгерә.

Янгын нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән. Янгын сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев