Әгерҗе спортчылары Алабугадан призлы урыннар белән кайттылар
Көрәш буенча ярыш узды
Алабугада көрәш буенча ярыш узды. Анда Альфред Сабирҗанов һәм Рамил Шәрәфетдинов шәкертләре призлы урыннар яуладылар.
Әгерҗедән Әлфир Шәрәфетдинов пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Ул 75 килога кадәр үлчәү авырлыгында беренче урын алды.
Әгерҗедән Адель Мозаффаров, Самат Тайганов икенче урында.
Камил Шәрипов, Булат Минханов, Сергей Найданов, Әмир Әлмокаев, Семён Иликпаев Кадрәктән, Ямурзадан Нурислам Сәхипов, Көчектән Камил Ханов өченче урыннарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев