Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе "Татарстан чаңгы юлы-2021 " ярышларында актив катнашты

Иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу

Бүген, 13 февральдә, Әгерҗе актив рәвештә «Россия чаңгы юллары» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юлы – 2021» республика ярышларына кушылды.

Ярышлар ике мәйданчыкта: «Орешник» ял паркында һәм Бима авылында узды.

Спорт акциясендә гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, спорт ветераннары һәм чаңгыда йөрергә яратучылар катнашты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу көнне иң мөһиме - җиңү түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше өчен узышта катнашу. Бу көн барысы өчен дә чын сәламәтлек бәйрәменә әверелде.

Җылыну өчен катнашучыларны кайнар чәй белән сыйладылар. Ярышларда җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар тапшырылды (җиңүчеләрнең тулы исемлеген соңрак бастырып чыгарабыз - ред.).

XXXIX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары 13 февральдә Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә узды. Чара “Демография” милли проектының “Спорт - тормыш нормасы” федераль проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев