Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗе янында йорт янган: полиция ике кешене коткарган

Бәхеткә, фаҗига булмый калган

Әгерҗе белән күрше Кече Пурга авылында Совет урамындагы шәхси йортта янгын чыккан.

Тиз арада килеп җиткән оперативниклар хуҗаларны - пенсия яшендәге ир-атны һәм хатын-кызны коткарган. Бу вакытта каралты-кураны инде ялкын телләре камап алган була.

Шуннан соң полицейскийлар йорттан шартларга мөмкин булган берничә газ баллонын алып чыга.

Янгынның сәбәбе дип электр үткәргечтәге төзек булмавын атыйлар.

Удмуртия буенча Эчке эшләр министры тарафыннан әлеге хезмәткәрләрне бүләкләү турында карар кабул ителүе турында мәгълүмат бар.

Фото: https://18.МВД.РФ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев