Әгерҗе ЗАГСында гадәти булмаган туйлар гөрләде
Яшәеш

Әгерҗе ЗАГСында гадәти булмаган туйлар гөрләде

Бергәләп язны каршы алдылар

Быел Май чабу бәйрәме Әгерҗе районы ЗАГСын да читләтеп үтмәде. Хезмәткәрләр тантаналы төстә кышны озатып, язны каршыладылар!

Әлбәттә инде, икмәк-тоз һәм кайнар коймаклар белән, чөнки быел яз үзе дә, туй алдыннан дулкынланган чын кәләш кебек, бик көйсез һәм нәзберек бит - күңелен күрергә кирәк.

Май чабу бәйрәменең шатлыгын яңа өйләнешкән парлар бүлеште: бу - Илсаф һәм Альбина Шакиртовларның, шулай ук Петр һәм Анна Устиновларның бәхетле гаиләләре.

Традицион коймак һәм сый-нигъмәтләрне алар рәхмәт әйтеп кабул итте, ә ЗАГС хезмәткәрләре яшь парларга сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет һәм уңышлар теләде.


Нет комментариев