Әгерҗедә җиһазландырылган поликлиника төзеләчәк
Шатлыклы хәбәр
2020 ел сәламәтлек саклау системасын сынау елы булды. Шуңа күрә Әгерҗе район үзәк хастаханәсенең узган елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмәдә сүз, иң беренче чиратта, пандемия белән бәйле хәл турында барды.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Эдуард Овчинников бу юнәлештә башкарылган эшләргә тукталды. Кыска гына вакыт эчендә районда медицина ярдәме күрсәтү һәм маршрутын билгеләүнең схемасы үзгәртеп төзелгән. Поликлиникада һәм стационарда фильтр-бокс барлыкка килгән. Өйдә медицина ярдәме күрсәтү бригадалары оештырылган. 267 пациент дәвалану һәм диагностика узу өчен махсус стационарларга озатылган. Атнага 2-3 тапкыр коронавируска проба алу һәм биоматериалларны лабораторияләргә тапшыру оештырылган.
104 медицина хезмәткәренә өстәмә түләү бирелгән. Район үзәк хастаханәсенең 16 хезмәткәре март аеннан алып бүгенге көнгәчә Алабуга һәм Чаллы госпитальләрендә хезмәт куя.
Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев киңәшмәдә аларга тагын бер кат олы рәхмәтен җиткерде.
Быел Яңавылда яңа фельдшерлык-акушерлык пункты төзеләчәк. Алты ФАПның биналарын алыштыру, район үзәк хастаханәсенең 11 подразделениесенә ремонт уздыру планлаштырыла. Ниһаять, заманча җиһазландырылган поликлиника төзеләчәк. Әлеге хәбәрне зал алкышлар белән кабул итте.
– Поликлиника иң яхшы объектка әверелсен. Сыйфатлы итеп эшләгез, зур шәһәрләрнекеннән ким булмасын, – диде Альмир Абашев.
– Узып киткән ел җиңелләрдән булмады. Ниһаять, планлы эшкә кире кайта башладык. Барыгызга нык сәламәтлек телим. Сезгә йөкләнгән барлык бурычлар үтәлер дип ышанам, – дип тәмамлады ул киңәшмәне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев