Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә район педагогларын хөрмәтләделәр

Балалар чын бәйрәм бүләк итте

Бүген район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада район мәктәпләре, балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, шулай ук педагогик хезмәт ветераннары катнашты.

Ел саен район педагоглары хөрмәтенә оештырылган тантана бәйрәмчә һәм җылы дустанә атмосферада үткәрелә. Бу юлы да шулай булды. Районның педагогик җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән район җитәкчелеге чын күңелдән котлады.

Район башлыгы Азат Вәлиев педагогларга көндәлек игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Ул барысына да сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иҗади уңышлар теләп, педагогларга пандемия чорында үз эшенә җаваплы караулары өчен рәхмәт әйтте.

Бәйрәм тантанасы барышында иң яхшы педагогларга бүләкләр тапшырылды. Бу көнне күпләр югары бүләкләргә лаек булды. Аларның тулы исемлеген сылтама аша чыгып карарга мөмкин.

Балалар исә бәйрәм кунакларына бәйрәм кәефе бүләк иттеп, дәртле сәнгать номерлары күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев