Әгерҗедә төнлә янгын булган - 8 кешене эвакуацияләгәннәр
Яшәеш

Әгерҗедә төнлә янгын булган - 8 кешене эвакуацияләгәннәр

Зыян күрүче бар

Әгерҗедә якташыбыз торак йортта чыккан янгын вакытында яну продуктлары белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия МЧС идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр кичә кичке сигездә килгән. Маяковский урамындагы торак йортның беренче катында фатир янган.

Берничә минуттан соң урынга янгын сүндерүчеләр килеп җиткән. Сулыш битлекләре ярдәмендә алар 8 кешене, шул исәптән 2 баланы эвакуацияләгәннәр. Кайбер кешеләр янгын сүндерүчеләр килгәнче үзләре чыгып өлгергән.

Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгын нәтиҗәсендә фатир хуҗасы зыян күрә, ир-атны яну продуктлары белән хастаханәгә илтәләр.

Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев