Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә “Тукай язы” онлайн марафонына старт бирелде

5 апрельдән 20 апрельгә кадәр

Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Әгерҗе үзәк китапханәсе 5 апрельдән 20 апрельгә кадәр Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап ВКонтакте социаль челтәрнең үз группасында https://vk.com/club46865727 “Тукай язы” исемле онлайн марафон үткәрә.

Тукай шигырьләрен, әкиятләрен видеоязмага сөйләгәнегезне гади итеп кенә түгел, ә театралләштерелгән (коллектив белән яки диалог формасында), әкияттәге яки шигырьдәге герой булып киенеп төшәргә кирәк, кызыклырак булсын өчен үз фантазиягезне кулланыгыз. Видеоязманы куяр алдыннан #Тукайязы #АгрызскаяЦБС хештегларын куярга тиеш буласыз.

Габдулла Тукайның туган көне көнне 26 апрельдә Татарстан районнарыннан катнашкан марафончыларга электрон сертификатлар җибәреләчәк, ә Әгерҗе шәһәре һәм районы марафончыларына 26 тапрель көнне Әгерҗе шәһәрендә “Яшьлек” скверында “Язлар белән безгә Тукай килә” исемле әдәби-музыкаль кичәдә сертификатлар һәм кечкенә бүләкләр тапшырылачак, диелә Нигезләмәдә.

Катнашуыгызны көтеп калабыз! Уңышлар Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев