Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче каләм остасының тәүге китабы чыкты

“Соңгы яфрак“ исемле китапның авторы – Чулпан Нурмөхәммәтова

Район үзәкләштерелгән китапханәлр системасы хезмәткәре, “Күңел чишмәләре“ әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова–Әхмәтова балачактан иҗат белән шөгыльләнә. Аның язмалары, шигырьләре, хикәяләре “Әгерҗе хәбәрләре“, “Яңарыш“ газеталарында басыла. Чулпан – район күләмендә узучы бик күп әдәби-музыкаль кичәләрне оештыручы һәм алып баручы да. 

Автор әлеге тәүге китабында ярату, сагыш-хәсрәтләргә күмелеп яшәгән гади авыл хатыны Гөлзирәнең катлаулы да, бәхетле мизгелләре дә булган сикәлтәле тормыш юлын сурәтли. “Соңгы яфрак“ повесте хатын-кыз язмышы, яшәү мәгънәсе, ачы югалтулар, иман, игелек кебек кыйммәтләр турында уйландыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев