Әгерҗелеләр – “Язмыш сынавы“ спектаклендә
Кичә Әгерҗенең бер төркем театр сөючеләре Чаллыга Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча куелган спектакльне тамаша кылырга бардылар. Әлеге спектакльнең режиссеры - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хайруллин. Сәхнәләштерүче - Габдулла Тукай бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла. Артистларның осталыгы да, әсәрнең тормышчан булуы да тамашачыларны әсир итеп, спектакль барышында...
Кичә Әгерҗенең бер төркем театр сөючеләре Чаллыга Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре буенча куелган спектакльне тамаша кылырга бардылар. Әлеге спектакльнең режиссеры - Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хайруллин. Сәхнәләштерүче - Габдулла Тукай бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла.
Артистларның осталыгы да, әсәрнең тормышчан булуы да тамашачыларны әсир итеп, спектакль барышында алкышлар тынып тормады. Ахырда тамашачылар артистларны аягурә басып алкышладылар һәм аларга чәчәкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев