Гөлфия ФАРХУШИНА: «Хатын-кыз ул үзенә карата наз, игътибар күбрәк булуын тели бит..»
Сөйгәннәребезне сөендерәбез
Көн туды исә, бәйрәм хәзер. Дуслар бәйрәме дә бар, кочаклашу көнен дә билгеләп үтәбез... Әмма монысы үзенчәлекле. Ул – Гашыйклар көне! Хәтта балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә ул көнне бер-берсенә “валентинка“лар бүләк итәләр.
Гөлфия ФАРХУШИНА, Девятерня авылы:
– Гашыйклар көнен мәктәптә укыганда ук билгеләп үтә идек. “Бер күрүдә гашыйк булу“ уенын уйнаганыбыз хәтердә. Студент чакта да төркемдәшләрне, дусларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр алыша идек.
Ирем Илназ белән гаилә корып яши башлавыбызга күп еллар булса да, әлеге бәйрәмне игътибарсыз калдырганыбыз юк. Хатын-кыз ул үзенә карата наз, игътибар күбрәк булуын тели бит. Ә бу көн нәкъ шундый мөмкинлек бирә. Йөрәк формасындагы открыткаларны җәмәгатем Илназдан, балаларымнан ел саен кабул итәм. Үзем дә, хис-кичерешләремне белдереп, шундый ук открыткаларны аларга бүләк итәм.
Әлбәттә, күңел була, кәеф күтәрелә. Бу көнне генә түгел, кадерле кешеләребездән көн саен матур сүзләр ишетергә язсын, йөзләребездән елмаю китмәсен иде дип телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев