"Җиңү волонтерлары" туганнар каберлеге территориясен төзекләндерде
Яшәеш

"Җиңү волонтерлары" туганнар каберлеге территориясен төзекләндерде

Алар чүп-чарын һәм коры үләнне җыйдылар

2021 елның 18 апрелендә Әгерҗе районының "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары туганнар каберлеген җыештырдылар. 

Алар чүп-чарын һәм коры үләнне җыйдылар, иске агач куакларын кисеп алдылар. Үткән эш нәтиҗәсендә һәйкәл территориясе төзекләндерелде.

Активистлар шәһәребезнең барлык халкын тарихка битараф калмаска һәм истәлекле урыннарны чистартырга чакыра.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев