Илнара Хәкимова һәм Фәридә Васильева “Ел тәрбиячесе” бәйгесе җиңүчеләре
Бәйгедә 22 педагог катнашты
Бу атнада “Ел тәрбиячесе” бәйгеләсенең зона этабында район данын яклаячак тәрбиячеләрнең исемнәре билгеле булды.
Бәйгедә шәһәр һәм авыл балалар бакчаларыннан 22 педагог катнашты. Пандемия белән бәйле рәвештә бу юлы әлеге бәйге бөтенләй башка форматта узды.
Башта тәрбиячеләр комиссиягә үзләренең портфолиоларын тәкъдим иттеләр. Аннан экспертлар ачык занятиеләрдән видеоөзекләр карадылар. Финалда алты тәрбияче “Минем педагогик тупланма” дип аталган презентация күрсәтте.
Бу юлы экспертлар ролендә өлкән тәрбиячеләр түгел, ә балалар бакчалары мөдирләре иде.
– Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын күзәткәннән соң без шундый фикергә килдек: заманча идеяләр белән баетылган элеккеге ысуллардан файдалану бүген дә яхшы нәтиҗәләр бирә, – диде мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Кәлимуллина.
Әгерҗе тәрбиячеләренең төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә сынатмавы сөендерә. Әйтик, узган ел район этабында җиңү яулаган 7нче балалар бакчасыннан Ольга Кузнецова республикадагы иң яхшы ун тәрбияче исемлегенә керде. Зона этабында уңышлы чыгыш ясаган Тирсә балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Җәлилова чыгышы да жюри әгъзаларын таң калдырган иде.
Быел “Ел тәрбиячесе” исеменә Ирина Дашкова (8нче балалар бакчасы), Анна Мерзлякова (5нче бакча), Илнара Хәкимова (7нче бакча) дәгъва кылдылар. Бу юлы да 7нче балалар бакчасы тәрбиячесе җиңү яулады.
“Туган телдә тәрбияләү һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе” номинациясендә Ирина Федорова (Сарсак-Омга), Миләүшә Нургалиева (7нче бакча), Фәридә Васильева (Тирсә) финалга чыканнар иде. Әлеге номинациядә дә Тирсә бакчасы вәкиле җиңү яулады.
– Җиңүче булу җиңел түгел, әлбәттә. Алда безне зур сынаулар көтә. Ничек кенә булмасын, без бик шат, – диләр Илнара Ринатовна һәм Фәридә Мирсәетовна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев