Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иң яхшы экипаж

Әгерҗенең юл-патруль хезмәте инспекторлары Рәшит ӘЛМӨКӘЕВ һәм Фәрхад ФӘРВАЗОВ экипажы республикада иң яхшысы дип табылды. Узган җомгада аларга күчмә вымпел һәм акчалата бүләкне ЮХИДИ ветераннарының Татарстандагы региональ оешмасы рәисе Иван Гафуров тапшырды. Әлеге ветераннар оешмасы, үз фондын булдырып, иң яхшы инспекторларны бүләкләргә карар кылган. Быелдан бу оешма инспекторларга тәртип бозган...

Әгерҗенең юл-патруль хезмәте инспекторлары Рәшит ӘЛМӨКӘЕВ һәм Фәрхад ФӘРВАЗОВ экипажы республикада иң яхшысы дип табылды.
Узган җомгада аларга күчмә вымпел һәм акчалата бүләкне ЮХИДИ ветераннарының Татарстандагы региональ оешмасы рәисе Иван Гафуров тапшырды. Әлеге ветераннар оешмасы, үз фондын булдырып, иң яхшы инспекторларны бүләкләргә карар кылган. Быелдан бу оешма инспекторларга тәртип бозган шоферларны ачыкларга ярдәм итүче участок вәкилләрен дә бүләкли башлады.
"Юл һәлакәтләре саны арта. Агымдагы елның 4 аенда гына да Татарстанда 1132 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 150 кеше һәлак булды, 1500е тән җәрәхәте алды. Узган ялларда республика юлларында 13 кешенең гомере өзелде", - диде Иван Гафуров "чәчләр үрә торырдай" саннарга тукталып.
Кызганычка каршы, тәртип бозулар буенча авыл районнары "уздыра". Бу, беренче чиратта, авыл юлларында ныклы контроль булмавына, ә менә хәрәкәтнең, киресенчә, бик тә актив булуына бәйле. Шуңа Эчке эшләр министрлыгы тәртип бозучыларны ачыклауга участок вәкилләрен дә җәлеп итәргә булган. "Бу эшкә сез дә актив кушылыгыз. Бәйрәм көннәрендә аеруча игътибарлы булыгыз. Менә Сабантуйлар башланды, аннан - Универсиада. Районыгызның участок вәкилләре дә сынатмаслар дип ышанам", - диде Иван Мөбәракович. I кварталда гына да Рәшит Әлмөхәммәтов һәм Фәрхад Фәрвазов экипажы тарафыннан 2 җинаять ачылган һәм юл кагыйдәләрен бозуның 1183 очрагы теркәлгән. Бу - район бүлекчәләрендәге II категория экипажлар арасында иң яхшы күрсәткеч. "Ә безнең вымпелны машинагызга элеп куегыз. Райондашларыгыз сезнең ничек эшләгәнегезне күрсеннәр", - диде Иван Гафуров.
Бүлекчә җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре дә бу экипажны җиңүләре белән котладылар. "Без мондый бәйгедә җиңү турында уйламадык та. Моннан дүрт көн элек кенә бу җиңүебез турында турында белгәч, гаҗәпләнеп тә куйдык", - диделәр инспекторлар.
"Үзегезгә ни теләр идегез?" дигән сорауга алар беравыздан: "Шушы нәтиҗәдән түбән төшмәскә!" дип җавап бирделәр. Аннан эш урыннарына ашыктылар. Әйе, нинди генә үзенчәлекле көн булмасын, аларның төп бурычы - районыбыз юлларындагы иминлекне саклау.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев