Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Җинаятьчене тоткарлаган вакытта күрсәткән батырлыгы өчен Рафаэль Ниязовка Рәхмәт хаты тапшырылды

Какшамас холыкка ия булу кирәк

Район Мәдәният сараенда Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге шәхси составы белән бергә хөрмәтле ветераннар һәм мактаулы кунаклар да катнашты. 

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Константин Зотов, район прокуроры Александр Непомнящий тәбрикләделәр. Бүлекчә начальнигы Роман Водников һәм ветераннар советы рәисе, отставкадагы полковник Азат Мусин да иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Аларга “илне саклау, аны көндәлек көрәштә яклау” кебек төшенчәләр сүздә генә түгел, гамәлдә дә яхшы таныш. Азат Мулламөхәммәт улы бәйрәмдә үзе дә бүләккә лаек булды. Аңа Россия Эчке эшләр министрлыгының “Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә һәм ныгытуга керткән өлеше өчен” медале тапшырылды. Азат Мусин – Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең гасырлык юбилеена багышланган китапны чыгаруга иң зур өлеш керткән ветераннарның берсе дә. 

Тантана барышында “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов аерым хөрмәтләүгә лаек булды. Җинаятьчене тоткарлаган вакытта күрсәткән батырлыгы өчен аңа Рәхмәт хаты тапшырылды. 

–    Коралланган җинаятьчене тоткарлауны һәркем дә булдыра алмый. Әлеге вакытта аның нинди халәттә булуын, беркемне дә күрмәвен аңлатып тору кирәкмидер. Сезнең күпме гомерне коткарып калуыгызны Ходай гына белә. Рәхмәт сезгә! – дип билгеләп үтте Роман Водников. 
Тулаем алганда, тантанада мондый истә калырдай мизгелләр күп булды. Аерым хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләрне тапшыру концерт номерлары белән үрелеп барды. Районның сәхнә осталары бу көнне батырлык һәм ватанпәрвәрлек темасын чагылдырган чыгышларын тәкъдим иттеләр. Андый мизгелләрдә көне-төне хезмәттә булып, гражданнарның хокукларын һәм иминлеген саклаучыларның һөнәре асылына ныграк төшенәсең. Шунысы бәхәссез: моның өчен какшамас холыкка ия булу кирәк. Ә бу һәркемгә дә бирелми. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев