Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Иртәгә соң булмагае....

Районда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 18 миллион сум бурычы җыелган. Аларны катгый чаралар көтә. Ташбака тизлеге белән "Район хакимияте белән берлектә андыйларны закон нигезендә "кирпичка" микрорайонына һәм Тирсәгә алмаш торак фондына күчерү буенча эш алып барыла", - ди бердәм хисаплау үзәге директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов. Казан, Түбән Кама, Чаллы кебек зур...

Районда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен 18 миллион сум бурычы җыелган. Аларны катгый чаралар көтә.
Ташбака тизлеге белән
"Район хакимияте белән берлектә андыйларны закон нигезендә "кирпичка" микрорайонына һәм Тирсәгә алмаш торак фондына күчерү буенча эш алып барыла", - ди бердәм хисаплау үзәге директоры Зөлфәт Әхмәтҗанов. Казан, Түбән Кама, Чаллы кебек зур шәһәрләрдә әлеге чара күптән гамәлгә кертелгән инде. Безнең районда алмаш торак фондына күчерү ничек булачак соң?
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә кирәклеге турында массакүләм матбугат чаралары һәрвакыт кисәтеп тора. Тик бурычлылар саны гына йә бөтенләй кимеми, кимесә дә - ташбака тизлеге белән генә. "Электр энергиясе, газ өчен район нәкъ менә халыктан җыелган акчаларны түли. 1 июльдән электр энергиясе һәм газ өчен бәяләр артуын исәпкә алсак, инде болай да җыелган бурыч өстенә янә арткан өлеше дә өстәлеп, нинди катлаулы хәл китереп чыгаруын күзаллавы авыр түгел. Бу, үз чиратында, күпфатирлы йортларны кышка әзерләүгә дә аяк чала. Нәтиҗәдә аен-айга түләп баручы гражданнарның да түләмәүчеләр аркасында уңайсыз шартларда калуы бар", - ди Зөлфәт Зөлфирович. Бүгенге көндә райондашларыбызның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 18 миллион сумнан артып киткән, шуның 15 миллионнан артыгы - шәһәр халкыныкы, 500 меңе - Красный борда яшәүчеләрнеке, 2,7 миллионы - тирсәлеләрнеке. Агымдагы елның 6 ай нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган акча тиешле сумманың 96%ын тәшкил иткән. "Соңгы ике айда шәһәр буенча җыелган акча күләме сизелерлек артты. Бу - предприятие җитәкчеләренең үз хезмәткәрләре арасында тиешле аңлату эшләре алып баруы нәтиҗәсе", - ди директор. Әйтик, 27нче һөнәр училищесы хезмәткәрләре арасында 14 апрельгә 7 бурычлы булса, 1 июльгә ул берәү генә. Район үзәк хастаханәсендә бурычлылар 19 кешедән 9га калган. Гомумән алганда, 14 апрельгә шәһәр предприятиеләрендә эшләүче 92 кешенең 830 мең сумнан артык бурычы булса, 1 июльгә 29 кешенең 560 меңнән артык бурычы калган. Тимер юл предприятиеләре эшче-хезмәткәрләре белән хәл тагын да катлаулырак - 14 апрельгә 91 кешенең 1 миллион 300 мең сумга якын бурычы булса, 1 июльгә бурычлылар саны нибары 20гә кимегән һәм 71 кешенең бурычы 1 миллион сумнан артык тәшкил итә. "Район җитәкчелеге белән берлектә тимер юлда эшләүчеләргә мөрәҗәгать кабул иттек һәм бу юнәлештә башкарылачак чараларны билгеләдек", - ди Зөлфәт Әхмәтҗанов. Беренче карашка, бурычлылар саны ташбака тизлеге белән булса да кими. Тик бу гына киеренкелекне йомшарта алмый.
Фатирыңнан колак какма
"Түләү срогы инде әллә кайчан узган гражданнарның бурычы арта гына бара", - ди ул. Бүгенге көндә шундый 17 кешенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 2 миллион сумнан артык бурычы бар. Бу - һәрберсенеке 100 мең сумнан артык, дигән сүз. "Андый фатир хуҗаларының хезмәт хаклары минималь хезмәт күләменнән артмый. Күбесенә исә, эш урыннары булмау сәбәпле, субсидия дә түләнми. Хезмәт урыннары булган очракта да алар аны еш алыштыралар. Гадәттә, мондый хуҗаларның фатирлары да коточкыч хәлдә була", - ди Зөлфәт Зөлфирович. Нәкъ менә шуларның 8е шәһәр үзәгендә 5 катлы йортларда яши икән. Беренче чиратта менә шул 8 бурычлы арасыннан иң күп бурычы булган 3се сайланып алыначак һәм аларга яшәү шартлары түбәнрәк булган алмаш торак тәкъдим ителәчәк. Бу эш РФ Торак кодексының 90нчы маддәсе ("Торак бинасын яллаучыны һәм аның белән бергә яшәүче гаилә әгъзаләрен торактан социаль найм килешүе нигезендә башка торакка күчерү") нигезендә башкарылачак."Әгәр торак бинасын яллаучылар һәм аның белән яшәүче гаилә әгъзаләре 6 ай буенча нигезле сәбәпләрсез торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмиләр икән, суд тәртибендә социаль найм килешүе нигезендә бирелә торган башка торакка күчерелә алалар", - дип аңлатма бирде Зөлфәт Әхмәтҗанов. Бу очракта 1 кешегә 6 квадрат метр мәйдан туры килергә тиеш. Яшь балалы гаиләләр өчен уңайлылык дәрәҗәсенең дә саклануы зарур. Шушы шартларны күз алдында тотып, хәзерге вакытта "кирпичка"дан һәм Тирсәдәге фатирлар базасында алмаш торак фонды булдырыла. Әйтик, шәһәр үзәгендәге фатирда яшәүче бурычы күп булган берәүгә Тирсәдәге фатирга күчү мөмкинлеге бирелә, ди. Ул чакта аның фатирына киләчәк Тирсәдәге фатир хуҗасы иң беренче чиратта торак-коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны капларга тиеш. Шулай ук фатирны тәртипкә китерү, ягъни тиешле ремонт эшләрен башкару да яңа хуҗа җаваплылыгында була.
Менә шулай, хөрмәтле газета укучларыбыз, түләүләрне вакытында башкармаган очракта, начаррак шартларда яши башлавың да бар. Тик моңа үзебез гаепле икәнлеген генә күп вакыт танырга теләмибез шул. Кибеттә товарны бушка алып булмаган кебек, коммуналь хезмәтләрдән дә бушлай файдаланып булмый. Шуңа күрә "әйдә, икенче айга түләрмен әле" дип түгел, "тукта, иң беренче чиратта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлим" дигән кагыйдәгә буйсынып яшәргә өйрәнергә кирәк. Вакыт су кебек ага бит ул, алты ай вакыт узганы сизелми дә. Ул чакта ишегеңне суд приставлары шакуы бар. Ә менә югарыда телгә алган бурычлыларның эшләрен инде июль аенда ук судка юллаячаклар. "Бәлки, алар арасыннан бурычларын ирекле рәвештә түләргә теләк белдерүчеләр булыр", - ди Зөлфәт Әхмәтҗанов. Әйе, бүген мондый мөмкинлек бар, ә иртәгә соң булмагае.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев