Сез дә рәхим итегез!
Иж-Бубый авыл тарихы музеенда авылдаш язучылары Габдулла Сибгатуллин-Бубиның (1896 - 1919) тууына 125 ел тулу уңаеннан күргәзмә эшли башлады.
Күргәзмәдә язучының шәхси китапларын, гарәп имлясында язылган әсәрләренең күчермәләрен, шуларның кириллицага әйләндереп бастырылган җыентыкны (төзүчесе, җыентыкны басмага әзерләүче, кереш һәм искәрмәләрне язучы Раиф Мәрданов) күрергә, әсәрләрен укып танышырга мөмкин.
Музей кунакларны иртәнге сәгать 9.00 дан кичке сәгать 16.00га кадәр кабул итә. Күрми калмагыз, сез дә рәхим итегез!
0+
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев