Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Егет яуда сынала

"Ир-егет яуда сынала" дисәләр дә,тыныч тормышта да батырлыкка урын бар. Әгерҗе янгын частеның оператив машина шоферы Николай Михайлов Әгерҗенең Гагарин урамындагы шәхси йортта чыккан янгында, үз тормышын куркыныч астына куеп, өлкән яшьтәге ике инвалидны ут эченнән алып чыкты. Узган шимбәдә улы укый торган 2нче мәктәпкә килгән Николай хакимият янындагы шәхси...

"Ир-егет яуда сынала" дисәләр дә,тыныч тормышта да батырлыкка урын бар. Әгерҗе янгын частеның оператив машина шоферы Николай Михайлов Әгерҗенең Гагарин урамындагы шәхси йортта чыккан янгында, үз тормышын куркыныч астына куеп, өлкән яшьтәге ике инвалидны ут эченнән алып чыкты.
Узган шимбәдә улы укый торган 2нче мәктәпкә килгән Николай хакимият янындагы шәхси йорт түбәсеннән төтен күтәрелгәнен күрү белән шунда йөгерә. Өйалдын ялкын телләре чорнап алган, ишектән керү мөмкин түгел. Ишегалдында нишләргә белмичә югалып калган йорт хуҗасының улы өй эчендә урын өстендә ятучы беренче группа инвалид әтисе һәм икенче группа инвалид әнисе булуларын әйтә. Николай ике дә уйлап тормый, тәрәзәне ватып, ут эченә ыргыла. Төтен белән тулган өй эчендә Николай кроватьтә ятучы 81 яшьлек Вячеслав Лебедевны эзләп таба һәм аны күтәреп алып, бик тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләргә тәрәзә аша тапшыра. Ул арада янгын сүндерүчеләр И. Жиһангәрәев һәм М. Хисаметдинов, тәрәзәдән йорт эченә үтеп, Николайга ярдәмгә ашыгалар. Егетләр 74 яшьлек хуҗабикә Вера Леонидовнаны да төтен эченнән алып чыгып, гомерен саклап калалар. Төтенгә тончыккан хуҗаларны шунда ук хастаханәгә озаталар.
"Өй эче төтен белән тулганда, йортның янкормасы һәм өйалды дөрләп янганда гомереңне куркыныч астына куеп ут эченә керү куркытмадымы? Син бит эш вакытынды түгел, янгынны очраклы рәвештә генә күргәнсең. Янгын сүндерүчеләр килгәнне көтсәң дә булгандыр бит?" дигән сорауга "Мин бит МЧС хезмәткәре. Шофер гына булсам да янгын чыкканда оператив машинада начальнигым белән иң беренчеләрдән булып, фаҗига булган урынга чыгып китәм. Андый чакта үз тормышың турында бөтенләй уйламыйсың. Бу матур сүзләр генә түгел, ә чынбарлыкта шулай. Бөтен уй - ут эчендә калганнарны коткару. Бу юлы да мин әллә нинди батырлык эшләдем дип санамыйм", ди Николай тыйнак кына.
Янгын часте начальнигы Рәшид Мастикаев "Николай белән теләсә нинди разведкага барырга була. Без хезмәттәшебез белән горурланабыз", дип аның курку белмәс ир-егет булуын әйтте. Эшлекле дүшәмбедә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та "Николай Михайлов - батыр, чын ир-егет икәнлеген тагын бер тапкыр күрсәтте. Бик зур рәхмәт аңа", дип ихтирамын белдерде. Афәрин, Николай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев