Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яшьләр террорга каршы

Татарстанда "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Яшьләр сәясәте бүлеге 3нче шәһәр мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары, эшче яшьләр өчен "Яшьләр террорга каршы" дигән митинг уздырды. Террорчылык турында без хәзер тарих китапларыннан укып кына белмибез. Әлеге вәхшилек, канкойгыч хәлләр турында үз тормышыбыздан да күпләп мисаллар китерергә була. ...1999 елның сентябре. Мәскәүдә һәм...

Татарстанда "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында Яшьләр сәясәте бүлеге 3нче шәһәр мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары, эшче яшьләр өчен "Яшьләр террорга каршы" дигән митинг уздырды.
Террорчылык турында без хәзер тарих китапларыннан укып кына белмибез. Әлеге вәхшилек, канкойгыч хәлләр турында үз тормышыбыздан да күпләп мисаллар китерергә була.
...1999 елның сентябре. Мәскәүдә һәм Ростов өлкәсендә 9ар катлы йорт шартлый. Аларда 112 кешенең гомере өзелә, 474 кеше зыян күрә.
...2004 елның 6 феврале. Мәскәү метросында поезд шартлап 40 кеше һәлак була, 134е яралана.
...2004 елның 1 сентябре. Террорчылар Бесланда 1000 кешене, шул исәптән балаларны да заложникка алалар. Аларны азат иткәндә 300 кешенең гомере өзелә.
...2010 елның 29 марты. Мәскәү метросының "Мәдәни парк" һәм "Лубянка" станцияләрендә шартлау була. Анда 38 кеше үлә, 100е зыян күрә.
Бу дәһшәтле хәлләрне телевизордан гына күрсәк тә, тәннәр чемерди, күзгә яшь тула, тамакка төер утыра...
19 июль көнне Рамазан аена аяк атлаганда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәизовның террорчылар кулыннан каты яралануы, ә аның урынбасары Вәлиулла Якуповның һәлак булуы безне аеруча тетрәндерде. Китерелгән мисаллар - җанөшеткеч вакыйгаларның бер тамчысы гына. Ә вәхшиләр кулыннан гомерләре өзелгәннәрне онытырга хакыбыз юк! Митингка җыелганнар да аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та: "Канкойгыч хәлләргә беркем дә битараф калырга тиеш түгел. Бесландагы мәхшәрдән соң миңа да әлеге мәктәптә булырга туры килде. Салкын бәгырьле кешенең дә күңелендәге боз эрерлек анда. Бик кызганыч. Төрле милләттән булсак та, без барыбыз да бертигез хокуклы. Без бердәм булганда гына көчле. Күкләребез аяз, көннәребез тыныч булсын", - диде ул.
Аннан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар митингка җыелучыларны сәламләделәр. Алар да "Экстремизмга - юк!" акциясенә бик теләп кушылганнар. Спорт мәктәбенең директор урынбасары Наталья Мөхәммәтҗанова төрле милләттәге 540 баланың хоккей, милли көрәш, чаңгы, ат спорты, футбол, армспорт, кул сугышы, фигуралы шуу сеіцияләрендә шөгыльләнүләрен әйтте. "Безнең спортчылар Татарстанда гына түгел, Россия, хәтта Халыкара бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Спорт - ул тулы тормыш алып бару өчен ышанычлы дус. Спорт белән шөгыльләнсәгез, сәламәт һәм матур булырсыз", дигәч, балалар да беравыздан: "Экстремизмга - ЮК! Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару - ӘЙЕ!" дип кычкырдылар.
Митингка Казаннан килгән "Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр (студентлар) республика үзәге директоры Андрей Рыков та: "Без мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр белән актив тормыш алып барабыз. Яшьләр һәм студентлар мохитендә хокук бозуларны булдырмау, җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның ирекле катнашуларын тәэмин итү, криминалдан зыян күргән яшүсмер һәм яшьләргә ярдәм кулы сузу - безнең төп максат. Хәзер Интернетта да экстремистлык юнәлешендә 4800 сайт эшли. Социаль челтәр битләрендә төрле янау сүзләре күзгә чалына. Без шуңа күрә мәгариф учреждениеләрендә, яшүсмерләр клубларында һәм ял итү үзәкләрендә көчләү, агрессия, кансызлык атмосферасын булдырмаска тырышабыз. Яшьләрдә гражданлык сыйфатлары тәрбиялибез. Аларны дәүләт социаль программаларында катнашырга тартабыз. Актив тормыш алып баручы яшьләр лидерлары белән очрашулар оештырабыз. Махсуслаштырылган тренинглар уздырабыз. Интернетта экстремистлар сайтын тыю өстендә эшлибез. Әгерҗе - Татарстанның ерак читендә урнашса да артта калган район түгел. Мәктәп укучыларының, яшьләрегезнең актив тормыш алып баруларына сөенәбез. Биредә бик матур эшләп килүче "Форпост" үзәге яшүсмерләре республика күләмендәге бәйгеләрдә актив катнашалар. Ә аларга шөгыльләнү өчен заманча бина булса, тагын да уңайлырак булыр иде", - диде ул, район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровка мөрәҗәгать итеп. Аннан "Ровесник" яшүсмерләр клубының "РТУ" төркеме биюләре белән дә шаккатырды.
"ТРның аграр яшьләр берләшмәсе" төбәкара җәмәгать оешмасының райондагы бүлекчәсе рәисе Энҗе Хикмәтуллина һәм "Форпост" хәрәкәтенең актив әгъзасе Диана Хөрмәтова да яшьләрне үзара дус, игътибарлы һәм сак булырга чакырдылар.
Балаларыбызның бәхетле балачагына бернәрсә дә комачау итәргә тиеш түгел. Алар спорт белән шөгыльләнә, актив тормыш алып бара һәм бары тынычлык турында гына җырлый. "Изумруд" төркеме башкарган "Балаларга тынычлык" дигән җыр да нәкъ шул турыда иде. Аннан митингка килүчеләр зәңгәр күккә шарлар очырдылар. Митингка килүче һәркем бу көнне тынычлыкка мәдхия җырлаучы күгәрчен төшерелгән эмблема белән кайтып китте. Ходаем ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде. Афәтләр күрергә язмасын!

Соңыннан педагоглар өчен шушы темага багышланган түгәрәк өстәл оештырылды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров, аның урынбасары Римма Гыйльметдинова, мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева, Казаннан килгән Андрей Рыков, районның имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт, "Якшәмбе" храмыннан Сергей атакай, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнаштылар. Түгәрәк өстәлне яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева алып барды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев