Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Йөз илле ел – юлда

Узган якшәмбедә Әгерҗе вокзалы гармуннар, көчле алкышлар һәм чәк-чәк белән "Россия тимер юллары"ның - 175, Горький тимер юлының 150 еллыгына багышланган юбилей поездын каршы алды. Поезд Әгерҗегә кичке унынчы яртыда килсә дә, дәрәҗәле кунакларны каршыларга район җитәкчелеге дә, тимерьюлчылар да, шәһәр халкы да күп җыелган иде. Вакыт соң булуга карамастан,...

Узган якшәмбедә Әгерҗе вокзалы гармуннар, көчле алкышлар һәм чәк-чәк белән "Россия тимер юллары"ның - 175, Горький тимер юлының 150 еллыгына багышланган юбилей поездын каршы алды.
Поезд Әгерҗегә кичке унынчы яртыда килсә дә, дәрәҗәле кунакларны каршыларга район җитәкчелеге дә, тимерьюлчылар да, шәһәр халкы да күп җыелган иде. Вакыт соң булуга карамастан, тимерьюлчылар балаларын да ияртеп алып килгәннәр. Әнә, 4нче мәктәп укучысы Данил Мозаффаров дуслары белән килгән. "Минем әтием - машинист. Ләкин ул - бүген эштә, бу бәйрәмгә килә алмады. Мин үзем дә тимерьюлчы булачакмын. Шуңа күрә юбилей поездын көтеп алдым", - ди малай.
Поезд 26 июльдә Түбән Новгородта старт алган иде. Бу көнне вагоннарда Горький тимер юлы җитәкчелеге, хезмәт алдынгылары, яшь белгечләр, тимерьюлчы ветераннар олы юлга кузгалдылар. Әгерҗе - дәрәҗәле кунаклар туктаган 18нче станция иде. Юбилей поезды пассажирлары арасында локомотив поезды машинисты Олег Кузнецов, ПЧ-23 технигы Ольга Романюк һәм Әгерҗе тимер юл узелы ветераннар советы рәисе Любовь Максимова да бар. "Безгә шундый хөрмәт күрсәтелүгә сөенеп туялмыйбыз. Заманча җиһазланган, бөтен уңайлыклары булган вагоннарда 10 көнлек сәяхәт гомергә истә калачак. Ике урынлы купеда барабыз, көнгә өч тапкыр тәмле ашлар белән сыйлыйлар. Ә иң мөһиме, Горький тимер юлының төрле төбәкләрендәге тимерьюлчылар һәм ветераннар шулхәтле дуслаштык, аралашып, тәҗрибә уртаклашып, сөйләшеп сүзләребез бетми. Бер гаилә кебек дуслашып беткән коллегалар белән саубуллашу авыр булыр инде...", - ди Любовь Максимова.
Әгерҗе вокзалы кунакларны бик җылы каршылады, оркестр уйнап торды. Нинди зур вокзал эче кунаклар һәм аларны каршылаучы әгерҗелеләр белән шыгрым тулган иде. Юбилей тантанасы Мәскәү-Түбән Новгород тимер юлы тарихын чагылдырган тамаша белән башланып китте. "1862 елның 1 августында көндезге сәгать 3тә Түбән Новгородтан Мәскәүгә беренче поезд кузгалып китте", дигән сүзләр яңгырагач, зал көчле алкышларга күмелде. Менә шуннан бирле 150 ел инде Горький тимер юллары буйлап поездлар җилдерә генә.
Кунакларны сәламләгәндә район башлыгы Фәрит Габбасов Әгерҗе тимерьюлчыларының данлы хезмәтләрен мактап телгә алды. Әгерҗенең тимерьюлчылар шәһәре булуы белән горурлануын әйтте. Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин "Горький тимер юлы, Россиядә икенче булып, югары тизлектәге поездлар кабул итте. Казандагы Универсиададан соң бу заманча поездлар Әгерҗе аша Свердлауга йөри башлаячаклар. Ә безгә бернинди дә яңалыклар куркыныч түгел. Чөнки тимер юлда гаҗәеп тырыш, үз һөнәрләренең осталары гына эшли ала. Мин сезнең белән горурланам!" - диде.
Тантанада менә шундый уңганнарга олы хөрмәт күрсәтелде. Әгерҗе юллар дистанциясе ветераны Александр Пронин "Горький тимер юлының мактаулы хезмәткәре" исеменә лаек булды (рәсемдә). ШЧ-12 электромеханигы Тамара Ехлакова, станция операторы Әлфия Әнвәрова исемле сәгатьләр белән бүләкләнде. ДЭЗ участогы эшчесе Светлана Билалова - Мактау грамотасы, ТЧР-12 эретеп ябыштыручысы Рөстәм Сәйдиәхмәтов һәм ПЧ-23 шоферы Алексей Кудяшев Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Тимер юл ветераны Тамара Зорина җитәкчеләр кулыннан кыйммәтле бүләк алды.
Әгерҗенең мактаулы тимерьюлчы ветераннары Аркадий Шамшурин, Василий Пономарев, Людмила Сабурова-Гордиенкога Рәхмәт хатлары тапшырганда зал көчле алкышларга күмелде.
Тантанада әгерҗелеләр өчен сюрприз да булды. Юбилей поездының 90(!) яшьлек кунагы Ефросинья Собник заманында Әгерҗедә эшләгән ветеран булып чыкты. Ленинград кызы моннан 62 ел элек юллама буенча Әгерҗе тимер юл узелына эшкә җибәрелгән. "Мин 18-19 яшьлек Әгерҗе кызлары белән тимер юллар төзедем. Бөтен эш кул белән башкарыла иде. Бетонны кул белән болгатуның нинди авыр эш булуы - әле дә исемдә. Әгерҗедә бик тырыш халык яшәвен шул чагында ук күреп киткән идем. Менә 62 елдан соң 90 яшемдә Әгерҗегә яңадан килеп чыгармын дип кем уйлаган?! Поездыбыз Әгерҗе станциясенә килеп туктау белән йөрәгем чыгып китәрдәй булып тибә башлады, күңелем тулды. Яшьлегемә кайткандай булдым. Шулхәтле җылы каршыладыгыз. Моңа кадәр туктаган бер генә станциядә дә бу хәтле халык һәм мондый тирән хөрмәтләү булмады. Сез булдырасыз, әгерҗелеләр!" - дип ветеран олы рәхмәтен белдерде.
Җыр-бию белән вокзалда бәйрәм озак дәвам итте. Горький, Киров, Ижау, Казан, Муром тимерьюлчылар Мәдәният йортларының сәхнә осталары күңелле чыгышлар бүләк иттеләр.
Әнә шундый яхшы кәеф, киләчәккә якты өметләр белән юбилей поезды кунаклары, Әгерҗе белән саубуллашып, юлларын дәвам иттеләр.
...Иртәгә, 4 августта, сәгать 11дә Әгерҗе тимерьюлчылары барыгызны да һөнәри бәйрәмнәрен бергәләп үткәрү өчен район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга чакыралар. Килегез, бик күңелле булачак!
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев