Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Каләмдәшебез шатлыгы

Халыкара туган тел көне уңаеннан ут күршеләребез Ижауда татар әдәбияты һәм сәнгать көне узды. Анда Казаннан язучы-эзтабар, публицист Шаһинур Мостафин, "Казан утлары" журналыннан Марат Закиров, Чаллыдан язучылар Амур Фәләх, Фәнис Нуретдин, Мансур Сафин, Воткинск, Чайковский шәһәрләреннән сәхнә осталары, безнең районнан каләмдәш дусларыбыз - Исәнбайдан Әлфирә Низамова һәм Әгерҗедән Фәридә Айдарова...

Халыкара туган тел көне уңаеннан ут күршеләребез Ижауда татар әдәбияты һәм сәнгать көне узды.
Анда Казаннан язучы-эзтабар, публицист Шаһинур Мостафин, "Казан утлары" журналыннан Марат Закиров, Чаллыдан язучылар Амур Фәләх, Фәнис Нуретдин, Мансур Сафин, Воткинск, Чайковский шәһәрләреннән сәхнә осталары, безнең районнан каләмдәш дусларыбыз - Исәнбайдан Әлфирә Низамова һәм Әгерҗедән Фәридә Айдарова катнаштылар.
"6нчы татар гимназиясендә, М.Җәлил исемендәге китапханәдә булган очрашулар бик кызыклы булды. Ут күршеләребездә милләттәшләребезнең татарча матур итеп сөйләшүләренә таң калдык. Аларның телебезне онытмаулары белән горурландык", - диде Әлфирә ханым.
"Спартак" халык иҗаты йортында шагыйрь Риза Шәфинең 90 еллыгына багышлап уздырылган әдәби кичә дә кунаклар күңелендә озак сакланыр әле. Казан кунаклары күптән түгел басылган "Һәр бәйрәмнең үз гаме" китабы һәм матбугат басмаларында чыккан язмалары, шигырьләре өчен Әлфирә ханым Низамовага, шагыйрь-публицист Гыймран Сафинга, "Яңарыш" газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасовага Риза Шәфи исемендәге премияне тапшырдылар. Алар Татарстан Язучылар берлегенең Мактау грамотасы белән дә бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев