Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Картаямыни соң йөрәк

Халкыбызның мәшһүр җырчысы Әлфия Афзалова башкаруындагы "Картаямыни соң йөрәк" җырын аеруча яратып тыңлый Әгерҗедә гомер кичерүче, шушы көннәрдә 95 яшен тутырган Задә апа ХӨСНЕТДИНОВА. Җыр сүзләре генә түгел, аның башкаручысы белән бәйле вакыйгалар аны ерак яшьлегенә алып кайта. Яшьлеге Актаныш районының Киров совхозында уза аның. Шунда гомерлек ярын - Флүнен...

Халкыбызның мәшһүр җырчысы Әлфия Афзалова башкаруындагы "Картаямыни соң йөрәк" җырын аеруча яратып тыңлый Әгерҗедә гомер кичерүче, шушы көннәрдә 95 яшен тутырган Задә апа ХӨСНЕТДИНОВА. Җыр сүзләре генә түгел, аның башкаручысы белән бәйле вакыйгалар аны ерак яшьлегенә алып кайта.
Яшьлеге Актаныш районының Киров совхозында уза аның. Шунда гомерлек ярын - Флүнен очрата. Гаилә корып яши башлаганда, сугыш алар алдына нинди сынаулар куячагын күз алдына да китермәгәндер яшь пар. Ә бу афәт сындырып сыный аларны: 1941 елда ук Флүнне сугышка алалар, Задәне Пермь заводларының берсенә эшкә җибәрәләр. "Заводта эшләгән чакларым - бүгенгедәй күз алдымда: аяктан егылырлык хәлгә килгәнче станок артыннан китми идек. Дошманны тизрәк җиңү теләге шулай эшләргә мәҗбүр иткәндер инде безне", - дип сөйли ул. Ә Флүне 1942 елда Ленинград янындагы каты бәрелешләрдә уң аяксыз кала. 1943 елда аны туган якларына кайтарып җибәрәләр. "Әти сугышта күргәннәре хакында сөйләү түгел, хәтта бу темага кинолар карарга да яратмый иде. Әгәр сугыш турында кино башланса, шунда ук башка бүлмәгә чыгып китүе хәтеремдә калган", - дип сөйли әнисенең юбилеена Саратовтан кайткан улы Флүр. Сугыштан алган яралары 48 яшендә дөньядан алып китә әтиләрен. "Флүнемне югалтканга да ярты гасырга якын вакыт узды инде, үзе бер гомер бит", - ди Задә апа. Моңа өч баласын җир куенына салу хәсрәте дә өстәлгән.
"Сабыр итми кая барасың, башны ташка орып булмый бит", - ди ул. Кайчак җырлап, кайчак елап күңелен бушата. "Әнием Сәрвәретдин шигырьләр, бәетләр иҗат итә иде. Мин шуларны әле дә күңелемнән сөйләп йә көйләп йөрим", - дип дәвам итә. Сүз уңаеннан: аның әнисе бик оста итеп такмаклар да яза торган була. Аларның гаилә дуслары Илһам Шакиров шул такмакларны еш кына совхоз клубында чыгыш ясаганда җырлаган. "Гөлсем Сөләйманова, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров концерт белән килгән саен бездә тукталалар иде. Алар белән бергәләп Татарстанның күп шәһәрләрендә булдым, Әгерҗегә дә килдем", - ди Задә апа. Әгерҗегә басым ясавы юкка гына түгел: 1995 елдан бирле язмышы шушы шәһәр белән бәйле аның. "Моңа Зөһрәм "гаепле", - ди шаяртып. Зөһрә - мәрхүм улы Фоатның кызы. Әбисен бирегә алып кайтучы - нәкъ менә ул. "Әбием мине җиде айлык чагымнан тәрбияләгән. Хәзер аны тәрбияләү - минем изге бурычым", - ди оныгы. Зөһрә-Руслан Ивановларның инде үзләренең өч балалары үсеп килә. Илья белән Ксения - карт әбиләренең беренче ярдәмчеләре. Хәер, күзләре генә начар күрә Задә апаның, югыйсә, 95 яшендә дә кемнеңдер ярдәмен көтеп ята торганнардан түгел әле ул. Юбилее көнендә дә табын түрендә бәйрәм котлаулары кабул итеп, үзен зурлаучыларга берсеннән-берсе матуррак теләкләрен яудырды. "Мине шушындый матур, җылы, якты фатирлы иткән Хөкүмәткә, җитәкчеләргә зур рәхмәт!" - дигән сүзләрне аеруча еш кабатлады. Бу фатир - моннан 48 ел элек вафат булган ире фронтовик ире Флүннең соңгы бүләге, аны Задә апага сугыш ветеранының тол хатыны буларак 2010 елда биргәннәр.
Задә апаны 95 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова Россия Президенты Владимир Путин котлавын, район башлыгы Валерий Макаровның тәбрикләвен һәм бүләген тапшыргач, анда язылган сүзләрне укуын үтенде юбиляр. Әйе, нәкъ котлауда бәян ителгәнчә, "шушы дәвер эчендә аның тормышында күпме мөһим вакыйгалар булып узган да күпме шатлык-сөенечләр, кайгы михнәтләр күргән ул. Әмма көчле ихтыярлы, нык рухлы булуы барлык киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм иткән". Шуңа йөрәге дә картаймаган аның. Әнә, үзен котларга килүчеләрне озатканда, алдагы юбилеема да килми калмагыз, дип кат-кат чакырды ул. Бу үзе генә дә аның бүгенге тормышына шөкер итүенең, яшисе килеп яшәвенең матур бер мисалы бит.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев