Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көчек авылыннан Гатауллинар гаиләсе ундүрт сутый мәйданда сарымсак үстергәннәр

50 сутыйга якын бакчаның аңа кадәр күпьеллык үлән үскән 14 сутыен көздән яхшылап эшкәрткәннәр

Моңа кадәр безнең район бакчачылары арасында организм өчен бик тә файдалы булган, мең төрле авырудан савыгырга ярдәм итүче сарымсакны күпләп үстерү белән мавыгучылар сирәк булса да, быел әлеге кәсеп күпләрне җәлеп иткән. Моңа яшелчәләргә бәяләрнең артуы бер сәбәп булса, икенчесе – бакчаны буш калдырырга теләмәү, диләр бакчачылар.  

Көчек авылыннан Дилүс–Алия Гатауллиннар, мәсәлән, сарымсакны 14 сутый мәйданда үстергәннәр. 

–    Күршебездә Алмаз Насыйров күп еллар инде әлеге яшелчәне үстерү белән шөгыльләнә. Ул безгә ел саен бәрәңгене 20-25 сутый утыртканчы, сарымсак мәйданын арттыру күпкә отылшлырак дип әйтә иде. Аның киңәшен истә тотып, быел әлеге яшелчәгә өстенлек бирдек, – ди Алия. 

50 сутыйга якын бакчаның аңа кадәр күпьеллык үлән үскән 14 сутыен көздән яхшылап эшкәрткәннәр. Бәрәңге утырткан кебек көрәк белән казып 15-18 сантиметр тирәнлектә орлык сарымсакларын җир куенына иңдергәннәр. 

Ни өчен шулай тирән утыртырга кирәк? Без туфракка төртеп кенә чыгабыз, диючеләргә җавабы мондый Дилүс Гаскәр улының:

–    Бер ел икенчесенә охшап килми. Тирән утырткан сарымсакның тамыры коры елны  төпкә китә, дымга сусамый һәм шунлыктан уңышы да начар булмый.
Быел яңгырсыз эссе җәйдә дә алар бакчага су сипмәгәннәр. Бер баш сарымсак уртача 90 грамм авырлыкта килгән. 

–    Дөрес, утырттың да эш бетте түгел, – ди Алия. – Һәр төр яшелчә, җиләк-җимеш кебек сарымсак та тәрбия сорый. Әмма аны үстерү ул кадәр катлаулы димәс идем.

Гатауллиннар сарымсакларның араларын 70шәр сантиметр калдырып утырткан булганнар. Җәй буе араларын мотоблок белән эшкәртү өчен бик җайлы булган ул. 

–    Болай утыртып оттык кына дип уйлыйм. Бил бөгеп чүбен утыйсы да, йомшартасы да булмады, – ди Алия.
Хуҗабикә сарымсак укларын да әрәм итмәгән. Аларны маринадлап та, кыш көне пицца кебек камыр ризыклары пешергәндә куллану өчен туңдырып та куйган.

Әлбәттә, күрше-тирәдә яшәүчеләргә дә өләшкән.

–    Берничә укны өзмичә дә калдырдык. Аларыннан орлык ясыйбыз, – ди Алия. 

Уңган-булган хуҗабикә кышка бик күп салатлар әзерли, кыяр-помидор тозлый. Аларга да сарымсак күпләп китә, ди. Аннан соң гаиләләре белән помидор, керән, сарымсак кушып  чыгарылган кабымлыкны да бик яраталар икән. 

–    Кичке ашны сарымсак белән ашау да күптән гадәткә керде инде, – дип тә өсти Алия. 

Әлбәттә, үзләреннән артканын сатып та гаилә бюджетын арттырганнар. Киләсе елга сарымсак утырту мәйданын бермә-бер арттырырга да җыенганнарын да әйттеләр Гатауллиннар. 

Материалны тулысынча газетабызның җомга санында укыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев