Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кендек әбисе

"Әниебез Евдокия - озын гомерле нәселдән. Әле аның 101 яшьлек бертуган апасы, 82 яшьлек энесе исән-саулар", - ди Рәмзия ханым кадерле кешесенең аркасыннан сөеп. Ачлык-ялангачлыкны күргән, дәһшәтле сугыш елларында үз-үзләрен аямыйча тылда эшләгән, аннан соң да итәк тулы бала үстергән, көне-төне эштә булган, бик күп авырлыклар күрсәләр дә сер бирмәгән,...

"Әниебез Евдокия - озын гомерле нәселдән. Әле аның 101 яшьлек бертуган апасы, 82 яшьлек энесе исән-саулар", - ди Рәмзия ханым кадерле кешесенең аркасыннан сөеп.
Ачлык-ялангачлыкны күргән, дәһшәтле сугыш елларында үз-үзләрен аямыйча тылда эшләгән, аннан соң да итәк тулы бала үстергән, көне-төне эштә булган, бик күп авырлыклар күрсәләр дә сер бирмәгән, сабыр, олы йөрәкле өлкән буын апаларга карыйсың да "шөкер, ярый әле аларның гомер көзләре балалары янәшәсендә рәхәттә уза" дип уйлап куясың.
Күптән түгел 95 яшьлек олуг юбилеен каршы алган якташыбыз Евдокия САДЫЙКОВА янына Ижау шәһәренә барырга туры килде. Ул 6 ел инде кызы Рәмзия, кияве Әхәт тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. "Бу арада әнкәй бик каты гына авырды. Сез киләсен сизгәндер инде, ике көн элек кенә хәл керә башлады үзенә", - дип сөенеп каршы алды Рәмзия апа безне. Социаль яклау идарәсе баш белгече Ольга Еремина РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровның котлау открыткаларын, чәчәк бәйләме, чәй тәмнәре тутырылган сумканы тапшырганда, медицина ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны Евдокия ханымның күңеле тулды. "65 ел гомерем узган Әгерҗедә, балаларымны үстергән Барҗымда, соңыннан бик күп еллар яшәгән Кичкетаңымда мине онытмауларына ничек шатланмыйсың инде. Чит җирдә туган як сәламнәрен алудан да зур сөенеч юктыр ул. Рәхмәт сезгә, балакайларым!" - диде ул.
Тукай районы Борды авылында туып-үскән керәшен кызы Евдокия сугыш елларында Казанда госпитальдә шәфкать туташы булып эшли. Дус кызы Барҗыныкы була. Сугыш тәмамлангач, Евдокия аның янына кунакка килә. Шунда фронтовик егет Имаметдин белән таныша. Күп тә үтми Барҗыда Садыйковларның яшь гаиләсе барлыкка килә.
...Евдокия Николаевна районда сәламәтлек саклау тармагында эшләгән медииңна ветераннарына яхшы таныш. Чөнки ул - 35 ел гомерен Барҗы авылында фельдшер-акушер булып эшләүгә багышлаган ак халатлы игелекле һөнәр иясе. Ул елларны күз алдына китерегез әле: юлсызлык, транспорт юк, халыкка медицина хезмәте күрсәтү өчен шартлар да ташка үлчим. Барҗы авылында гына да бер елга 30дан артык бала туа. Шул еллар дәвамында Евдокия Николаевна меңгә якын сабыйның кендек әбисе була. "Ул заманнарда Дуся апа балаларны өйдә кабул итә иде. Мәсәлән, безнең гаиләдәге өч бала да өйдә туганбыз. Энемне тапкач, әнинең хәле авыраеп китә һәм шул вакытта әнинең гомерен саклап калу өчен Дуся апа бездә өч көн куна. Әнә шулай, 35 ел ул бала һәм аналар язмышы өчен борчылып, аларның сәламәтлеген кайгыртып яшәде. Ә өйдәге бөтен эш, балалар Имаметдин абый җилкәсендә булды. Ул да бик күп еллар авылда тимерче булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Әле Дуся апа Җиләкле чишмә, Мушик авылларындагы йөкле хатыннарга да сабыйларын дөньяга тудырырга ярдәм итә иде. Барҗы-Умга, Кичкетаң авылларында да бик күпләр аны "кендек әбием" дип йөртәләр", - ди үзе дә Барҗыда туган, хәзер Кичкетаңда яшәүче Рәмзия апа Җиһангәрәева. Әле ул хөрмәтле кендек әбисенә багышлап шигырь дә язган:
Үзе врач, акушерка,
Сестра һәм башкалар.
Берүзе кабул итте бит
Барҗыда күп балалар.
Кирәк булса кунып калды
Яшь баланың йортында.
Уйлады әни, балага
Ярдәм итү хакында.
Аның кебек чын үз кеше
Дөньясында юк иде.
Рәхмәт белән искә алабыз,
Дуся апа, без сине.

Евдокия ханым гаиләсе дә Барҗы авылы су басу зонасына эләккәч, бик күпләр кебек Кичкетаңга күченә. Монда да бик хөрмәтле ул. Бүген дә онытмыйлар аны авылдашлары. Әнә, күршеләре Фәнирә, Нәфисә, Әлфия, Розалия, Азат хәзрәт һәрвакыт шалтыратып хәлен белеп торалар икән. "Бик сагынам Барҗыны, Кичкетаңны, күршеләремне. Газета аша кайнар сәламнәрегезне җиткерегез аларга", - диде Евдокия Николаевна.
×××
Бәйрәм алдыннан Әгерҗедә Заводская урамында гомер кичерүче Наҗия апа БОНДАР да 95 яшьлек юбилеен каршы алды.
"Сугыш елларында тылда күпме хезмәт куйгансыз. Аннан соң Әгерҗе совхозында иң авыр хезмәттә эшләгәнсез. Ирегез Мәгъсум белән өч балага гомер бүләк иткәнсез. Сез үткән юллар хәзерге яшьләргә үрнәк. Рәхмәт сезгә! Картлыкка бирешмәгез әле. Кызларыгыз янәшәсендә гомер көзегезне тынычлыкта үткәрегез" - дип Наҗия апага иң изге теләкләрен җиткерделәр аны котларга һәм күчтәнәчләр тапшырырга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм халыкны социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев