Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кибет яңадан ишекләрен ачты

"Без бу мизгелне күптән көттек. Чөнки күпчелек халкын тимерьюлчылар тәшкил иткән микрорайондагы райпо кибетенә әллә кайчан ремонт кирәк иде инде. Ниһаять, җитәкчеләр үтенечебезгә колак салдылар. Бүген менә аны ачу тантанасына шатланып килдек", - диделәр Тирсә авылының Вокзальная урамында яшәүчеләр. Сер түгел: барыбыз да тышкы ягыннан ук балкып торучы, чиста, товар...

"Без бу мизгелне күптән көттек. Чөнки күпчелек халкын тимерьюлчылар тәшкил иткән микрорайондагы райпо кибетенә әллә кайчан ремонт кирәк иде инде. Ниһаять, җитәкчеләр үтенечебезгә колак салдылар. Бүген менә аны ачу тантанасына шатланып килдек", - диделәр Тирсә авылының Вокзальная урамында яшәүчеләр.
Сер түгел: барыбыз да тышкы ягыннан ук балкып торучы, чиста, товар белән тулы, бәяләре "тешләмәүче", сатучылары мөлаем, елмаеп каршы алган кибеткә керергә яратабыз. Ике катлы күпфатирлы йортта урнашкан бу кибет тә хәзер әлеге таләпләргә тулысынча туры килә. Биредә ... мең сумлык ремонт эшләре башкарылган. Рәис Минаголов җитәкчелегендәге "Ижстройсервис" ширкәте эшчеләре аны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкару өчен бар көчләрен куйганнар. Түшәм-идәннәр, тәрәзә-ишекләр яңарган. Вокзал халкының сөенечен уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов та кибетнең матурлыгына соклануын белдереп: "Төзүчеләрнең эшләрен тел-теш тидермәслек итеп башкарулары күренеп тора. Халык бу кибеткә хәзер сөенеп йөрергә тиеш. Сезгә хәзер товар әйләнешен тагын да арттырырга кирәк, сатып алучыларыгыз кимемәсен, киштәләр товар белән сыгылып торсын", - диде. Ә Тирсә ваклап сату предприятиесе директоры Римма Сәлимгәрәева товар әйләнеше артачагына шикләнми дә. "Моңа кадәр дә бу кибеттә товар әйләнеше бер айга 200 мең сум була иде. Хәзер халык тагын да яратып йөрер дип ышанам", - диде ул.
Тирсә авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова 250 кеше яши торган микрорайонда мондый заманча кибетнең инде күптән кирәклеген әйтте. "Бу кибет бер айга якын гына эшләмәсә дә халык аның ачылуын түземсезлек белән көтте. Райпо икмәген бигрәк тә сагындылар шул алар", - диде ул. Авыл халкы да хис-кичерешләрен яшерә алмады. "Моңа кадәр сатып алучылар кибеткә подъезд аша үтеп йөриләр иде. Аякка ияреп пычрагы да керә, сөйләшкән тавышлар да комачаулый иде. Хәзер урам ягыннан ук ишек ясалгач, бигрәк уңайлы", - дип сөенечен әйтте кибет урнашкан подъездда яшәүче Альбина Ипоева. "Биредә пенсионерлар бик күп яши. Ә алар өчен ерактагы кибеткә йөрү кыен. Ә райпо кибете һәрберебезгә уңайлы урында урнашкан. Ә иң мөһиме биредә ачык йөзле, тәмле телле сатучы Мәсгудә апа Мөхәммәтшина эшли", - диде Гөлия Избекова да.
Бәйрәм көнне матур традиция буенча райпо җитәкчелеге өч бала тәрбияләүче Әлфинә Устинова гаиләсенә бүләк тә тапшырды.
Тышкы ягыннан ук балкып торучы кибетнең эче дә бик матур булып чыкты. Суыткычлар, киштәләр - барысы да өр-яңа. Ә товарның күплеге шаккатырлык. Биредә бар нәрсә дә бар. Шул арада сатучы Мәсгудә ханым (рәсемдә) беренче сатып алучыларга хезмәт тә күрсәтә башлады. Әнә, аягым җиңел булсын дип, Гүзәлия апа Галләмова кирәк-яраклар алды. Аның артыннан калганнар да свежий товар алырга тезелделәр.
"Узган ел Әгерҗедә Агрызская урамындагы 15нче кибетне төзекләндергән идек. Быел район башлыгы Валерий Макаров һәм райпо рәисе Рәфикъ Шәрәпов ярдәме белән Тирсә кибетен төзекләндердек. Киләчәктә шәһәрдәге Заводская урамындагы 10нчы һәм Сарсак-Омга кибетләрен төзекләндерү күздә тотыла", - диде райпо рәисе урынбасары Әлфирә ханым Әминева. Димәк, әле райпо кибетләрен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев