Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Көзләрдә дә язлар кабатлана

Актаныш районынын Яңа Богады авылында туып-үскән һәм Әгерҗедә төпләнеп калган шигъри җанлы каләмдәш дустыбыз Рушания БАЙТИМЕРОВАны "Гомер көземдә - язым" дигән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрүе белән котлыйбыз! Сарапул типографиясендә дөнья күргән бу китап тышкы бизәлеше белән үк үзенә җәлеп итә. Туган төбәге ямьле Актаныш булса да, Рушания ханым китабын...

Актаныш районынын Яңа Богады авылында туып-үскән һәм Әгерҗедә төпләнеп калган шигъри җанлы каләмдәш дустыбыз Рушания БАЙТИМЕРОВАны "Гомер көземдә - язым" дигән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрүе белән котлыйбыз!
Сарапул типографиясендә дөнья күргән бу китап тышкы бизәлеше белән үк үзенә җәлеп итә. Туган төбәге ямьле Актаныш булса да, Рушания ханым китабын икенче туган җиренә әверелгән Әгерҗе һәм аның хөрмәткә лаек кешеләре турындагы шигырьләре белән башлап җибәргән. Җыентыкның "Рәхмәтле мин сиңа, Әгерҗе!" дигән бүлегендә 10 ел районыбызны җитәкләгән Фәрит Габбасовка, мөхтәрәм аксакал язучыларыбыз Габдулла ага Галиев, Чыңгыз ага Мусинга багышланган иҗат җимешләре дә бар. Китапның икенче бүлеге "Туган як ул һәрчак кадерле" дип атала. Анда туган Богадысына, үзе әйтмешли, җанга газиз иске мәктәбенә, сабакташларына, укытучыларына, авылдашларына, түбән очта үскән сабакташ дусты, хәзер Татарстанның атказанган артисты Азат Тимершәехка, күрше кызларына, әти-әнисенә багышланган сагыш-моң, җирсү белән сугарылган шигырьләре тупланган һәм алар туган ягыннан читтә яшәүче һәркем өчен бик якын. Аларны укыганда күз алдына үзебезнең балачак, туган мәктәп, сабакташ дуслар, күршедәге ахирәт кызлар күз алдына килә.
Җыентыкның "Табигатьтән илһам алам" дигән бүлегендәге шигырьләре һәрберсенең үз матурлыгы булган ел фасылларына, гүзәл табигатебезгә, җәйге авыл иртәсенә, туган авылдагы Сабан туйларына алып кайта.
"Күңел тирәнлеге төпсез дәрья сыман" дигән бүлектәге шигырьләрен Рушания ханым иң якын кешеләренә багышлаган. Ә китабын ул гомер юлының иң истәлекле мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр белән төгәлләгән.
Каләмдәш дустыбызның тәүге җыентыгы шигърият сөюче якташларыбыз күңеленә дә хуш килер. Китабыңны "Гомер көземдә - язым" дип атагансың икән, киләчәктә дә көзләреңдә язлар кабатланып торсын, каләмдәш дустыбыз!
Рәмзия ЗАРИПОВА.
Р.S. Авторның китабын редакциядә сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев