Күп балалы ата-аналарга отпуск бирүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде
Яңалык кечкенә балаларына 14 яшь тулмаган гаиләләргә кагыла
Россиядә өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары үзләре өчен уңайлы вакытта түләүле отпуск алу хокукына ия булды. Яңалык кечкенә балаларына 14 яшь тулмаган гаиләләргә кагыла.
20 мартта ьРоссия Хезмәт кодексына төзәтмәләр турында федераль закон үз көченә керде. Элек 12 яшьтән кечерәк өч һәм аннан да күбрәк балалы хезмәткәрләргә генә уңайлы вакытта ял бирелә иде, дип искә төшерә «Российская газета».
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, яллар турында яңа кагыйдә кабул ителгәннән соң, Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева аның күп балалы гаиләләрнең социаль абруен күтәрәчәген әйтте.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев