Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күңелле ял итәргә безгә килегез

Эшмәкәрләр гадәттә шәхси кибет-кафеларын халык күп кайнаган шәһәр үзәгендә ачарга тырышалар. Ә Ландыш Бадахшина әгерҗелеләргә генә түгел, район халкына Яңа ел бүләге ясап, "Иминлек" мәдәни-күңел ачу үзәген күбрәк тискәре яктан танылган "кирпичка" микрорайонында ачты. Район тарихында беренче тапкыр ачылган бу үзәк белән газета укучыларыбызны якыннанрак таныштыру өчен аның хуҗабикәсе Ландыш...

Эшмәкәрләр гадәттә шәхси кибет-кафеларын халык күп кайнаган шәһәр үзәгендә ачарга тырышалар. Ә Ландыш Бадахшина әгерҗелеләргә генә түгел, район халкына Яңа ел бүләге ясап, "Иминлек" мәдәни-күңел ачу үзәген күбрәк тискәре яктан танылган "кирпичка" микрорайонында ачты. Район тарихында беренче тапкыр ачылган бу үзәк белән газета укучыларыбызны якыннанрак таныштыру өчен аның хуҗабикәсе Ландыш Бадахшинага мөрәҗәгать иттек.

- Сер түгел, Әгерҗедә "Кирпичка" микрорайонына элек-электән күбрәк тискәре яктан гына карау күнегелгән. Моңа кайбер сәбәпләр дә бардыр. Ләкин биредә дә безнең шәһәрдәшләребез яши. Алар да яхшы көнкүреш, культуралы ял итү шартларына хокуклы бит. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та эшли башлаган беренче көннәрендә үк "кирпичка" халкының яшәү шартлары белән кызыксынып, аларның күп кенә проблемаларын хәл итүгә алынды. Без дә әлеге микрорайонда культуралы ял итү, күңел ачу үзәге ачарга булдык. Алдан ук шунысын ышандырып әйтәм, бу үзәк егылганчы эчеп, шешәдәшләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклап күмәкләшеп сугышу, җинаять кылу урыны булмаячак. Андыйларга безнең үзәктә урын юк. Безнең ишекләр фәкать туганнар, хезмәттәшләр, дуслар, сабакташлар белән бергәләп күңел ачып, сыйланып ял итәргә теләүчеләр өчен генә ачык. Без теләсә нинди яшьтәге халыкка хезмәт күрсәтергә әзер. Мәктәп укучылары да, студентлар да, урта яшьтәгеләр дә, пенсионерлар да рәхәтләнеп күңелле ял итсен өчен бөтен шартларны тудырачакбыз. Үзәк 80 урынга исәпләнгән. Туган көннәр, юбилейлар, туйлар, корпоратив кичәләр, сабакташлар очрашулары уздыру өчен заявкалар кабул итәбез. 10-12 урынлы кече залыбыз да бар. Мәҗлесләр уздыру өчен тамада сайлауда да ярдәм итәчәкбез. Сезнең теләк буенча туйларга, юбилейларга Казан һәм Чаллыдан яраткан татар артистларын да чакыра алабыз.
Аш-суга килгәндә, бездә төрле халыкларның милли ризыкларын әзерли белүче осталар эшли. Шеф-поварыбыз Зиннәт Алимбеков - заманында 105нче училищеда повар белгечлеге алган, 3 ел Ижау ресторанында эшләп, шактый тәҗрибә туплаган егет. Хәзер ул Уфада ресторан бизнесы белгечлегенә укый.
Айга бер тапкыр Казан һәм Чаллыдан танылган татар артистларын чакырып, дискотека оештырырга ниятлибез. Дискотека дигәч, күпләрегез яшьләр өчен инде бу дип уйлагандыр. Юк, без мондый кичәләргә сезнең яшьлектәге 70-80-90нчы еллар җырларын яратып башкаручы артистларны да чакырачакбыз. Мәсәлән, якын киләчәктә Рөстәм Закиров, Алмаз Хәмзин, Эльмира Сөләйманованың иң матур чыгышларын тыңлап, алар белән бергә җырлап-биеп күңел ачарга мөмкин булачак. 25 январьда Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенты, җырчы якташыбыз Венер Сәлимов дәртле татар һәм рус җырлары белән бик матур кичә бүләк итәчәк.
Безнең үзәк һәркөнне авылдан эш белән килүчеләргә дә, шәһәрдәшләребезгә дә төшке аш тәкъдим итә. Көндезге сәгать 11дән бездә бизнес ланч, ягъни комплекслы кайнар аш. Шунысын да әйтим, көндез дә, кичен дә безгә килүчеләр поднос күтәреп, ризыкларын үзләре өстәлгә ташып йөрмәячәкләр, залда официантлар хезмәт күрсәтә. "Иминлек" үзәге үз клиентларының иминлеген, тынычлыгын тулысынча саклау турында да кайгыртты. Шәхси сак хезмәте эшли, видеокамера куелган.
Шәһәрдәшләребезгә, бигрәк тә "Кирпичка" микрорайонында яшәүчеләргә тагын бер уңайлык тудыру буенча да шактый зур эшләр башкардык. Бездә гаилә мунчасы эшли. Март аеннан саунада парланып, бассейнда коена да алачаксыз.
Әгерҗенең Заводская урамындагы элекке 105нче училище бинасына урнашкан "Иминлек" мәдәни"-күңел ачу үзәге дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 11дән кичке 10га, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә 11дән төнге 11гә кадәр сезне якыннарыгыз, дусларыгыз белән күңелле ял итәргә чакыра. Килегез, һич тә үкенмәссез, бездә һәрчак күңелле булачак, ашларыбыз да күңелегезгә хуш киләчәк.
Язманы Рәмзия Зарипова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев